Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 10:57

Русиядә Көнбатыштан кертелгән азык-төлекне яндыра башладылар


Русиядә Көнбатышка каршы чикләүләр белән тыелган азык-төлекне яндыру кампаниясе башланды. Моның белән килешмәүчеләр дә күп.

Россельхознадзор башлыгы Сергей Данкверт Русиядә 6 август, атнакич көнне берничә тонна азык-төлекнең яндырылачагын белдерде. Аның әйтүенчә, сүз бер ел элек Русия керткән чикләүләр нигезендә тыелган чит ил азык-төлеге турында бара. Русия 2014 елның августында Көнбатыш илләреннән сөт ризыклары, ит, балык, яшелчә һәм җиләк җимеш кертүне тыйган иде.

Казан урамнарында Азатлык үткәргән сораштыруда җавап бирүчеләр арасында азык-төлекне юк итүне хуплаучылар да, каршылар да булуы ачыкланды.

"Сүз зур күләм турында бара дип уйламыйм. Хәзер бары берничә йөз тонна гына юк ителер дип уйлыйм", ди Данкверт.

Аның әйтүенчә, президент Владимир Путин Русия санкцияләре белән тыелган азык-төлекне яндыру турында фәрман чыгарганнан соң илгә андый азык-төлекне кертү 10 мәртәбә кимегән. 29 июльдә имзаланган бу фәрман 6 августта гамәлгә керә.

Шулай да Европа берлегеннән кертелгән дип шикләнелгән 114 тонна ит узган сишәмбедә Самар өлкәсендә яндырылды. Ул ит документларда Аргентинадан китерелгән дип күрсәтелсә дә, хакимиятләр аның чыннан да шуннан китерелгәнлеген ачыклый алмаганнан соң итне яндырырга дип карар ителгән.

Тыелган азык-төлекне Башкортстан кибетләрендә дә эзли башладылар.

Шулай ук Нижневартовскида да кайберәүләр Франциядән китерелгән ризыкны яндырып Русияне аякка бастырырга өметләнә икән.​

Әле узган гасырда гына ачлыктан миллионнарча кешесе кырылган Русиядә Путинның бу фәрманы, ризыкны утта яндыру, пропаганда машинасы ни кадәр генә яхшы эшләсә дә, күпләрнең башына сыймый. Интернеттагы Change.org сәхифәсендә азык-төлекне яндыруга каршы петициягә берничә көн эчендә 200 меңнән артык кеше кушылды.

Азык-төлекне юк итмәү, мохтаҗларга тарату турында канун чыгарырга чакырып Думага мөрәҗәгать итүче бу петицияне хәтта Думаның Икътисади сәясәт комитеты башлыгы Анатолий Аксаков та хуплый.

"Бу идея бик дөрес. Бездә ятимнәр йортлары, инвалидлар йортлары, ветераннар йортлары бик күп. Бу азык-төлек ярдәмендә шул йортларга матди ярдәм күрсәтә алыр идек," ди Аксаков. Шул ук вакытта Аксаков Русиядәге таможняның коррупциягә баткан булуы сәбәпле ул тыелган азык-төлекнең әлеге мохтаҗларга түгел, ә башка урыннарга китергә мөмкинлеген дә исәптә тотарга кирәк, ди.

Әлеге петицияне әзерләүчеләр Мәскәү санкцияләренең илдә азык-төлекнең шактый кыйбатлануына китерүен, нәтиҗәдә күпләрнең үз-үзләрен чикләргә мәҗбүр булуын, хәтта ачлыкка дучар булуын белдерә. Алар фикеренчә, бу канун мохтаҗларга әлеге чикләүләр нәтиҗәсендә югалтканнарын компенсацияләргә ярдәм итәр иде.

"Азык-төлекне юк итү өчен бюджеттан өстәмә чыгымнар кирәк булачак, ә азык-төлекне мохтаҗларга тарату белән хәйрия оешмалары бюджетка бернинди авырлык китерми генә шөгыльләнә алыр иде", ди петицияне әзерләүчеләр.

Дума депутаты Андрей Крутов Русия чикләүләре белән тыелган азык-төлекне Донбасстагы мохтаҗларга җибәрергә, ә "МосЭко" проекты җитәкчесе Михаил Антонов аны ашлама буларак кулланырга тәкъдим иткән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG