Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:51

Марсель Насыйбуллин "Яблоко" фиркасеннән Казан шәһәре думасына сайланырга тели. Хакимиятләрнең Эсперанто урамын Назарбаев исемендәге урам итеп үзгәрткәндә халык белән киңәшмәве аны бу юлга этәргән.

Казанның Эсперанто урамын Назарбаев исемендәге урам итеп үзгәрткәндә халык фикерен санга сукмау Марсель Насыйбулинны шәһәр думасына сайлауга чыгарга этәргеч биргән. Дөрес, аның элегрәк тә депутат булып сайланырга, халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга теләге булган, әмма Татарстан дәүләт шурасындагы, Казан думасындагы сәяси көчләр күңеленә ятмаган.

"Эсперанто урамын Назарбаев исемендәге урамга алыштыру көтелмәгәндә килеп чыкты. Ни өчен алшытырганнарын аңлатып торучы да булмады. Эсперанто урамында яшәүчеләр исем алыштыру эшендә бөтенләй читтә калды. Халык фикере өстәгеләргә кирәкми дигән хис туды.

Без Казандагы башка бер урамга Назарбаев исеме бирүгә каршы түгел. Эсперанто исеменә тидермәү безнең төп максатыбыз иде. Без бу урамда үстек һәм Эсперанто исемен саклап калу өчен теләктәшлек белдерүчеләр безне берләштерде. Активистлар арасында "Яблоко" фиркасе вәкилләре дә бар. Алар миңа шәһәр думасына сайлауга чыгарга тәкъдим итте", ди Насыйбуллин.

Июнь ахырында башланган Эсперанто урамы исемен алыштыру җәнҗалы әле дә дәвам итә. Урамны рәсми ачу тантанасына килгән шәһәр башлыгы Илсур Метшин, бу карарны кабул иткәндә җитешсезлекләр булганын белдереп халыктан гафу үтенсә дә, эшләр мәхкәмәгә барып җитте.

12 август көнне Вахитов районы мәхкәмәсе инициатив төркемнең Казан хакимияте карарын кире кагырга дигән таләбен канәгатьләндермәде. Активистлар якын арада эшне Татарстан югары мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыена.

Насыйбуллин фикеренчә, активистлар гына түгел, ә бу урамда яшәүчеләрнең барсы да диярлек Назарбаев исеменә әле дә каршы.

"Бу урамда яшәүчеләр белән очрашып, белдерүләр таратканда, беркемнең дә авызыннан "юк белән буласыз, нигә сез моны эшлисез" дип каршы төшүчене күрмәдем. Кешеләр белән аралашканда да бер генә тапкыр да безнең эшебезгә карата тискәре караш тоймадым", ди Насыйбуллин.

Марсель хакимиятләрнең халык күндәм, без ни әйтсәк шуңа риза, киңәшеп тормасак та ярый дигән карашта булуын, әмма Эсперанто вакыйгасының моның киресен дәлилләвен әйтә. Сайлау алдыннан халыкны шул рәвешле котыртырга кемнең башына килде икән дип тә аптырый ул.

Сайлауда катнашуым - көрәш һәм тәҗрибә туплау

"Хакимият ишетмиме? Сайла! Бергә эшлик!" Бу аның сайлау кампаниясе шигаре. Бу сайлауда катнашу аның өчен, бер яктан, көрәш, ә икенче яктан, тәҗрибә туплау ди Марсель. "Бердәм Русия"ләрнең үз араларына оппозициядәге фирка вәкилен кертергә теләмәүләрен яхшы аңлый. "Сайлауда катнашуым ниндидер тамаша ясап күбрәк тавыш җыярга омтылу түгел, ә чын күңелдән, ихлас кешеләргә ярдәм итәсем килә", ди Марсель.

Татарстанда сайлауларның хәрәмләшүләр белән үткәнен төптән белүен дә әйтә. 2011-2012 елларда "Гадел Русия" фиркасенең Татарстандагы бүлеге матбугат үзәге җитәкчесе булып эшләгән вакытта, гаделсезлекләр белән күзгә-күз очраша Насыйбуллин.

"Безнең күзәтүчеләрне бер сәбәпсезгә сайлау бүлекләреннән чыгарып җибәрү очраклары да булды. Аларны яңадан кертүгә ирештек. 2011 елгы сайлауда үз теләкләре белән безгә ярдәм итәргә килгәннәр, чынбарлыкны үз күзләребез белән күрдек дип, рәхмәт тә белдерде. Сайлау эшендә катнашсаң гына үз күзләрең белән аның зур җәнҗаллар белән үткәнен күрәсең", ди Насыйбуллин.

"Гадел Русия"не бүген үзе эшләгән вакыттагы кебек түгел инде дип әйтә ул. Кире бу фиркагә кайтырга да җыенмый. Фирканең Татарстандагы бүлеге җитәкчелеге алышынгач күңеле төшкән аның.

"Без 2011 елгы сайлауда иң яхшы эшләгән төбәк дип табылсак та, күрәсең өстән күрсәтмә төшкәндер, безнең мондагы җитәкчелек алышынды. Мин намусым кушмаганга анда кала алмадым. Вакыт аларның сайлау алды эшчәнлекләренең бик сүлпәк икәнлеген күрсәтте. Бу фирканең газетын без ике телдә –​ рус һәм татар телләрендә чыгарган идек. Минемчә, фирка газеты ике телдә дә булырга тиеш, әмма бу хәзер сакланмаган дип уйлыйм", ди Насыйбуллин.

Марсель 1981 елда Казанда туа. Сигезенче сыйныфка кадәр 1нче татар гимназиясендә укый, аннан соң 11 лицейны тәмамлый. Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясендә укый. Мәхкәмә приставы, аннан ВГТРКда корреспондент булып эшли. Медиада халык тормышы, алар күтәргән проблемнар яктыртылмау да җитешсезлек дип саный.

"Хәзер социаль челтәрләр, интернет булу бәхет ул. Гади халык тормышы телевидениедә яктыртылмый, проблемнар күтәрелми. Рәсми мәгълүмат чаралары халык тормышына күбрәк игътибар итә алыр иде. Казандагы бер урамның исемен алыштыру гына да зур шау-шу тудырды. Интернетта гына да без моңа каршы сигез мең имза җыйдык. Бу аз түгел! Әмма бу вакыйга җитәрлек дәрәҗәдә яктыртылмады", ди Насыйбуллин бүгенге медиага бәя биреп.

Бүген ул татар халкы тарихына багышланган документаль фильмнар эшләүче иҗади төркемдә. "Күңелемә иң хуш килгән эш бу", дип бәяли ул хезмәттәшлекне.

"Бүген татарлар турында сөйләү – бик актуаль. Без "Мәскәү татарлары серләре" дигән фильм эшләдек. Узган ел Казан мөселман киносы фестивалендә бәйгедән тыш күрсәттек. Аннан Ватан сугышына багышланган "Хәтер вакыттан көчлерәк" дип аталган ике фильм дөнья күрде. Ул сугыш каһарманнарына багышланган. Яшьләр һәм минем яшьтәшләрем безнең эшне хуплый. Алар татарлар турында күбрәк белә алдык дип әйтә. Без фильмнарны бик динамик, заманча итеп эшләргә, кыска гына вакыт эчендә күп тарихи фактларны күрсәтергә тырышабыз. Замана да шуны таләп итә, яшьләр күңеленә дә хуш килә. Татар тарихына кагылган проектлар да бар", ди Насыйбуллин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG