Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда азыкны юк итүне туктатырга чакыру җавапсыз калды


Мәскәү өлкәсендә азык-төлек юк ителә
Мәскәү өлкәсендә азык-төлек юк ителә

Сәясәт белгече Зөлфия Кадыйр Татарстанда ашамлыкларны юк итүне туктатырга чакырып республиканың бу өлкәдә үз сәясәтен алып бару хокукы турында министрга хат юллаган.

Русиядә Көнбатышка каршы чикләүләр белән тыелган азык-төлекне юк итү сәясәте Татарстан белән Башкортстанда да бара. Әгерҗе районында Литвадан кертелгән помидор һәм Апаста Маҗарстан казлары юк ителгәнче үк сәясәт белгече Зөлфия Кадыйр Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовка "Русия хөкүмәтенең бу ялгыш сәясәтенә" иярмәскә сорап хат юллаган булган.

"Бу бик зур гөнаһ һәм хәрәм. Сез, татар мөселман кешесе буларак урыс сәясәтенә ияреп Аллаһының ачуын китереп азык-төлек яндыра башламагыз. Татарга килешми андый хәрәкәтләр", диелгән бу хатта.

Зөлфия Кадыйр үз мөрәҗәгатендә соңгы елларда булган корылыкны телгә ала, азык-төлек җитештерүгә күпме кеше хезмәтен кергәнен яза. "Сезнең аркада бөтен Татарстан зыян күрәчәк", дигән ул министрга.

Белгеч Татарстанның мөстәкыйльлек турында игълан итүенә 25 ел тулган шушы көннәрдә республиканың төрле тармакларда үзенең бәйсез сәясәте булырга тиешлеген искә төшерә. Марат Әхмәтовны ул үз җирендә хуҗа булырга чакыра.

Россельхознадзор мәгълүматларына караганда, 595 тонна ашамлык юк ителгән.

XS
SM
MD
LG