Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада халык шагыйре Мәҗит Гафурины зурлыйлар


Мәҗит Гафури һәйкәле янында чыгыш ясаучылар
Мәҗит Гафури һәйкәле янында чыгыш ясаучылар

22 сентябрь Уфада башкорт һәм татар әдәбияты классигы Мәҗит Гафуриның тууына 135 ел тулу уңаеннан чаралар узды.

Башкортстанда Мәҗит Гафуриның тууына 135 ел тулу уңаеннан чаралар бара. Ул Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры каршында шагыйрь һәйкәле янында башланды. Анда чыгыш ясаучылар Мәҗит Гафуринең башкорт әдәбиятында тоткан урынына зур бәя бирде. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Наил Гаетбай:

“Мәҗит Гафури башкорт әдәбиятының башында тора. Әдәбиятның зур үсеш алуы нәкъ шул елларга туры килә. Шуңа аңа Башкортстан тарихында беренче тапкыр 1923 елда халык шагыйре исеме бирелә. Без аңа бик рәхмәтле”.

Шагыйрьләр Мәҗит Гафурига багышланган шигырьләрен укыдылар. Чарада Мостай Кәрим исемендәге башкорт гимназиясе укучылары да катнашты һәм Мәҗит Гафури шигырьләрен сөйләде. Чара һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Аннан соң Матросов паркындагы шагыйрь каберенә чәчәк салулар узды. Анда Гафури оныгының килене Люция Камаева да катнашты һәм чыгыш ясады. Ул үзенең Мәҗит Гафури фондын җитәкләве, бу оешманың башкарган эшләре турында сөйләде. Фондның түшкә тагыла торган билгесе булдырылуын, аның белән шагыйрьнең исемен мәңгеләштерүгә зур өлеш кертүчеләр бүләкләнүен сөйләде.

Уфада халык шагыйрен зурлау чаралары Гафуриның йорт-музеенда тәмамланды. Башта чарада катнашучылар 1948 елда ачылган йорт-музей белән танышты, экспонатларны карады. Аннан соң ихатада оештырылган күргәзмә белән танышты. Юбилей чаралары мәдәни чара белән тәмамланды. Музей ихатасында узган чарада шагыйрьләр һәм язучылар Мәҗит Гафури иҗатына зур бәя бирде, үзләренең әсәрләрен укыды. Чарада башкала мәктәпләре укучылары, шагыйрьнең якташлары, Мәҗит Гафури исемендәге театр актерлары да катнашты һәм чыгыш ясады. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Илсөяр Газетдинова:

“Мин студент елларымда ук Мәҗит Гафуриның шигырьләрен сәнгатьле сөйләп, аның аерым әсәрләрен сәхнәләштерүдә катнаштым. Диплом эшем дә Гафури иҗаты, атап әйткәндә, “Кара йөзләр” әсәре иде. Шуннан соң күп еллар Башкорт академия драма театрында “Кара йөзләр”дәге төп герой – Галимәне уйнадым. Сиксәненче еллардан башлап бик күп тапкыр ул роль белән яшәдем. Инде килеп, миңа 65 яшь тулды. Хәзер Галия яшеннән чыгуым сәбәпле, аның әнисенең ролен башкарам. Мәҗит Гафури минем иҗатымда да зур урын алып тора.”

Халык шагыйренең юбилей чаралары аның исемен йөрткән Гафури районында дәвам итә.

XS
SM
MD
LG