Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗи Гыйззәткә багышлаган утырышта татар театрының бүгенге проблемнары күтәрелде


Таҗи Гыйззәткә багышланган утырышта татар театрының бүгенге проблемнары күтәрелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:40 0:00

Таҗи Гыйззәткә багышланган утырышта татар театрының бүгенге проблемнары күтәрлде

Татарстан фәннәр академиясендә Таҗи Гыйззәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Максаты – драматургның иҗатын барлау, анализлау, театраль эшчәнлеген өйрәнү иде. Чыгыш ясаучы сәнгать әһелләре әлеге шәхес аша милли театрның бүгенге проблемнарын атады.

23 октябрь Казанда Татарстан фәннәр академиясендә “Таҗи Гыйззәт драматургиясе һәм татар театры” дип исемләнгән фәнни-гамәли утырыш Русиядә барган әдәбият елы кысаларында үтте.

“Таҗи Гыйззәтнең иҗаты шактый еллар яши. Аны бик күп өлкәләргә бүлгәләп өйрәнергә була: музыкаль драмалары булсынмы, драматургия булсынмы, үзен актер буларак өйрәнергәме...” дип белдерде сәламләү сүзендә Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин.

Таҗи Гыйззәтнең юбилее уңаеннан Казанда гына түгел, туган ягы Әгерҗе районында да бик күп чаралар алып барыла икән.

“Таҗи Гыйззәт Әгерҗе районынң һәм халкыбызның горурлыгы. Бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерер өчен районыбызда шактый эшләр башкарыла. Драматургның улы Казбек әфәнде һәм аның гаиләсе ярдәмендә районда 2006 елда Таҗи Гыйззәт музее булдырылды. Драматургның иҗаты белән кызыксынучылар арта, һәм бу безне шатландыра. Аның әсәрләрен район халкы бик яратып сәхнәләштерә, чөнки Таҗи Гыйззәт әсәрләрендә безнең тарихыбыз чагыла” диде Рәмзилә Шакирова.

Драматург райондашларының күптән көткән хыялы да чынга ашкан – быел Таҗи Гыйззәт исемендәге премия булдырылган. Әлеге премиягә лаек булучыларны да тәкъдим итәргә өлгергәннәр. Алар арасында аксакал язучылар Чыңгыз Мусин, Абдулла Галиев, Әлфирә Низамова да бар.

Таҗи Гыйззәтнең бөтен тормышы, бөтен иҗаты татар театры белән бәйләнештә булганга күрә, бүгенге татар театры турында да сүз алып барылды, бигрәк тә республиканың ерак районнардагы театрлары турында сөйләнде.

“Тарихка күз салсак, театрның дөньяга килүенең сәбәбе – авыл халкына театр сәнгате аша язучыларыбызның әсәрләрен җиткерү. Бүген исә без әлеге күренешнең анамаль сурәтен күрәбез. Фестивальләрдә катнашабыз дип, периферия театрлары чит ил, башка милләт пьесаларын кую белән мавыга башлыйлар, башка милләт авторларын татарча уйнап, җиңү яулап кайталар һәм татар сәнгатен күтәрәбез дип горурланалар. Ләкин үзебезнең татар авторларының әсәрләрен күрсәтсәләр, үзебезнең татар классик пьесаларын дөньяга чыгарсалар, тетарлар үз вазифаларын тулырак рәвештә үтәгән булырлар иде.

Иң борчыганы – балалар каникуллары вакытында, Яңа ел бәйрәмнәрендә шушы театрлар татар балаларына әкиятләрне урыс телендә күрсәтәләр. 20 елдан соң, үскәч, әлеге балалар татар театрына килерләрме соң? Килсәләр дә, татар телен аңларлармы соң? Рус телендә спектакльләр куеп, финанс планнарын үтәп, татар сәнгатен күтәрәбез дип йөри алар. Дөрес, сирәк-мирәк кенә Тинчурин әсәрләре дә куела, ләкин аңардан башка татар драматургиясенең җәүһәрләре, йөзек кашы булган башка язучылары да бар бит. Әлбәттә, шуларның берсе Таҗи Гыйззәт. Менә кайда иҗади байлык, менә кайда театрлар өчен хәзинә”, дип борчылды Камал театры артисты, режиссер Илдар Хәйруллин.

Илдар әфәнде фикеренчә, Таҗи Гыйззәт әсәрләре аша татарның тарихы, гореф-гадәтләре, борынгы чордагы уеннары, бәетләре чагыла. Аның югары профессионализмы укучыларны үзенә җәлеп итә.

Конференция барышында күтәрелгән тагын бер проблема – бүгенге татар театры сәхнәсендә, аерып алганда, Камал театрында, Таҗи Гыйззәт әсәрләре буенча куелган спектакльләрнең булмавы. 1990нчы еллардан алып бүгенге көнгә кадәр Камал сәхнәсендә бары тик “Кыю кызлар” гына барган. Ансы да яңа спектакльләр куелып тору сәбәпле, репертуардан төшеп калган.

“Әлбәттә, тарихны күрсәтү өчен яшь буынга Таҗи Гыйззәт әсәрләрен күрсәтергә кирәк, артистлар өчен дә ул язган геройларны уйнау кызык, аларның осталыгын артырыр иде. Әмма ләкин режиссерга Таҗи Гыйззәт әсәрләрендә бүгенге көн белән бәйле ниндидер бер концепция табарга кирәк. Минемчә, күп әйбер режиссердан торадыр, режиссерларның үзләренә генә хас дөньялары, аларның өлгерүе, күрә белүе кирәк. Режиссердан узып берни эшләп булмый”, диде Камал театры музее мөдире Луара Шакирҗан.

Галим Ким Миңнуллин белдергәнчә, Таҗи Гыйззәтнең иҗади мирасы буенча фәнни утырышлар алга таба да дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG