Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Мисыр очкычлары Русиягә кертелмәячәк


Русия хакимиятләре 14 ноябрьдән Мисырның EgyptAir һава ширкәте очкычларын илгә кертмәячәк, дип яза мәгълүмат чаралары.

Русия хакимиятләре 14 ноябрьдән Мисырның EgyptAir һава ширкәте очкычларын илгә кертмәячәк, дип хәбәр итә РБК.

Домодедово һава аланы вәкиле бу хакта телеграмма алуларын РИА Новостига белдергән. Русиянең авиация түрәләре EgyptAir-ның авиа иминлек програмы булмау сәбәпле әлеге карарага килүләрен Интерфакска әйткән.

Русия хакимиятләре Мисырга очышларын туктаткач ике ил арасында EgyptAir гына очты. Алар атнасына өч тапкыр Каһирәдән Мәскәүгә килде.

ФСБ башлыгы Александр Бортников тәкъдиме белән Русия хакимиятләре 6 ноябрьдән Мисырга очышларны туктатты. 31 октябрьдә Мисырның Шәрм әш-Шәйх курортыннан Петурбурга юл алган очкыч һәлакәткә юлыгып 224 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG