Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:23

"Басмалар күп, җаны, иманы булганнары аз"


10 декабрь Казанда "Татмедиа" агентлыгында “Безнең мирас” журналының редколлегия утырышы узды. Шагыйрь-язучылар, тел галимнәре, депутатлар катнашында узган утырышта үсеш үзенчәлекләре, тираж арттыру, милли басманың киләчәгенә бәйле мәсьәләләр каралды. “Безнең мирас”ның гомум хәле уртача бәяләнде.

Журналның баш мөхәррире Ләбиб Лерон белдерүенчә, журнал бүген күзгә күренерлек үзгәрешләр кичергән. Шуларның берсе – интернетта “Безнең мирас”ның электрон бите барлыкка килү. Анда журналның һәр санында чыккан басмалар кертелә, язмаларын тәкъдим итүче авторлар белән әңгәмәләр, билгеле шәхесләрнең үз тавышлары белән язылган аудиоязмалары саклана, диде баш мөхәррир. Шул рәвешле ул редколлегия әгъзаларын милли басманың соңгы яңалыклары белән таныштырды.

“Безнең мирас” тиражны үзенчә җыярга тырышкан, әмма каршылыкларның күп булуы, газет-журналларга язылу бәясе арту басма матбугат вәкилләренең баш авыртуына әйләнгән. Ләбиб әфәнде әйтүенчә, даими абунәчеләр – 399, тиражның калган өлешен театр, уку йортлары, Татарстанның кайбер район, шәһәрләрендәге интеллигент җитәкче дуслар аз-маз алып, барлыгы –1500 данәгә җитә.

Тиражны үстерү максатыннан Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов журналда татар милләтен үстерүгә көч куйган шәхесләр турында аерым сәхифә булдырырга киңәш итте.

“Журналны Татарстаннан читтә булган төбәкләргә ирештерү өчен анда яшәүче татарларның тормыш-көнкүрешен яктырту яхшы күрсәткечләргә китерәчәк”, ди ул.

Утырыштагыларны, гадәттәгечә халык шагыйре Равил Фәйзуллин үзенчә җанландырып җибәрергә тырышты.

“Басмалар күп, ә эчендә җаны, иманы булганнары аз. Хәзерге заманда халык ялтырый торган әйбергә күбрәк кызыга, шуңа күрә халыкны шәхси басмалар яулап алды. Хосусый басмаларның эшләү методларын, ысулларын безгә дә өйрәнергә кирәк. “Безнең мирас” журналы – киләчәк буынга калачак әдәби һәм тарихи мирас. Басманың бурычы – әлеге мирасны яшь буынга ирештерү,” диде Равил әфәнде. Эстафетаны Татарстанның Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев дәвам иттерде.

“Беренчедән, рухны газета-журналлардан башка иңдереп булмый. Язучылар берлегендә кабер ташларын барлау, саклап калу кебек матур традиция бар иде. Менә шушы гадәтне журнал аша дәвам итәргә иде. Икенчедән, элекке чорда Русия шәһәрләренең күбесендә татар бистәләре булган һәм шул төбәкләрдән күп кенә татар зыялылары чыккан. Журналда моңа ачыклык кертү булырга тиеш. Өченчедән, Америкада булган вакытта кызыклы күренешкә тап булдым. Анда бездә булмаган кайбер татар китаплары сакланып калган. Әлеге китаплар тарихын өйрәнеп, халыкка тәкъдим итү турында уйланырга кирәк”, ди ул.

Бу чыгышлардан соң башкаларны тыныч кына тыңлап утырган галим Ким Миңнуллин да сүзгә кушылды. Ул да кулыннан килгәнчә журналга ярдәм итәчәген әйтте.

“Журналның йөзе, дизайны, бизәлеше турында да уңай фикерләр яңгырады. “Безнең мирас” журналының бизәлеше халыкта кызыксыну уята. Авторларга килгәндә, безнең институтта эшләүчеләр – сезнең даими авторларыгыз. Шул уңайдан, язучыларның шәхси фондына игътибар итәсе килә. Бездә 200ләп авторның шәхси фонды саклана. Ләкин күбесе бүгенге көнгә кадәр өйрәнелмәгән. Әлеге мәгълүматларны тәртипкә салып, журнал белән берлектә бездә булган мәдәни байлыклар белән уртаклашу мөмкинлеге бар. Ләкин шунысы бар: журналда күләмле әсәрләрне бастырып булмый, кимендә ике-өч бит. Кыска рәвештәме яисә башка ысул белән журналда чыгару юлларын эзләргә кирәк”, диде Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, Халыклар дуслыгы йорты мөдире Ирек Шәрипов та “Безнең мирас”ны берничә дистә алдыртып, укучыларга җиткерү эшен башкара икән. Ул журналны таратуда дәүләт эшлекләрен, район башлыкларын да ныграк җәлеп итәргә кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

“Ерак авылларга журналистлар да, газета-журналлар да барып җитә алмый, районнарда эшләүче депутатлар барысы да татарча белә. Шуңа күрә татар җанлы депутатлар, район башлыклары журналны таратуда күпмедер өлеш кертә ала”, ди Ирек Шәрипов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG