Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бэби-бокс”лар турында канун өлгесе кабат Русия думасына кертелде


Чаллыдагы бәби тартмасы
Чаллыдагы бәби тартмасы

Бәби тартмаларын финанслау төбәкләр карамагына күчерелә.

“Бэби-бокс”лар турында канун өлгесе Русия дәүләт думасына кабат кертелде. Яңа документта бәби тартмаларын оештыру һәм финанслау төбәкләр карамагына күчерелүе әйтелә. Хәзер баладан баш тартуның бары рәсми юллары гына бар, әлеге хәл исә сабыйларны я үтерү, я куркыныч урында ташлап калдыруга китерә, диләр канун өлгесе авторлары булган Федерация шурасы әгъзалары Вадим Тюльпанов, Лилия Гомәрова һәм Елена Афанасьева.

Русия президенты каршындагы бала хокуклары вәкиле Павел Астахов “бэби-бокс”ларны урнаштыру – нәтиҗәсез һәм юридик яктан гамәлгә ашырып булмаслык тәкъдим дип әйткән иде Казанга сәфәре барышында.

Ата-анасы баш тарткан сабыйлар өчен Татарстанда беренче "бэби-боксны" Чаллыда 1 июнь көнне ачарга тиешләр иде, әмма ул тормышка ашмый калды. Русиякүләм "Ата-аналар каршылыгы" оешмасы "бэби-боксның" канунилыгын тикшерүне сорап прокуратурага мөрәҗәгать итте.

Ике ел чамасы вакыт эчендә "бэби-бокслар" Русиядә 33 баланың гомерен саклаган. Аларның бишесе кире үз гаиләләренә кайтарылган. Бер ай эчендә баласын ташлап киткән ата-ананың кирәкле анализларны биреп, үзенә җинаять эше ачылуыннан курыкмыйча баласын кире алу мөмкинлеге бар.

XS
SM
MD
LG