Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәлгать Таҗетдин дини президиум төземәкче


Тәлгать Таҗетдин өммәтне берләштерү тәкъдимен аңлатты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:26 0:00

Тәлгать Таҗетдин өммәтне берләштерү тәкъдимен аңлатты

Русиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин вазифасын Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга тапшыру ниятенә ачыклык кертте.

Русиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин 22 декабрь Болгарда узган Мәүлид бәйрәмендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга баш мөфти вазифасын тапшырачагын белдергән иде. Әлеге уңайдан төрле имеш-мимешләр таралды. Таҗетдинның ул белдерүе әле дә игътибар үзәгендә кала.

Берәүләр баш мөфти заманында Татарстан президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиевка вазифасын тәкъдим иткән, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә дә вазифа ышандырган иде кебек, монысын да буш сүз генә дип кабул итте. Икенчеләр Камил Сәмигуллин Тәлгать Таҗетдин урынына шушы елның маенда рәсми билгеләнер дип фаразлый.

Без әлеге хәлләргә ачыклык кертү өчен баш мөфти Тәлгать Таҗетдинның үзенә мөрәҗәгать итеп, Камил Сәмигуллинны вазифасына рәсмиләштерү юлын белештек. Тәлгать Таҗетдин:

“Ул рәсмиләштерелгән инде. Үзәк диния нзәзарәтендә баш мөфти фәрманы белән билгеләнде. Бу фәрман киңәйтелгән шура мәҗлесендә дә, пленумда да расланды. Шуның өчен Камил хәзрәт Сәмигуллин Үзәк диния нәзарәтенең баш мөфтие итеп билгеләнде. Фәрманны алды. Ә 4 май узачак корылтайда эшне ничек алып бару мәсьәләсен караячакбыз. Экстремистларга, фанатларга, террорчыларга ничек итеп каршы торуны. Анда берләшә алабызмы? Юкмы?

Равил хәзрәт Гайнетдин белән Русия президентының еллык мөрәҗәгате көнендә килешкән идек. Ул сөйләшүдә Үзәк диния нәзарәтенең барлык мөфтиятләрен Мөфтиләр шурасына кертүне килештек. Шуның белән мөфтиләр шурасы Үзәк нәзарәтнең корылтае булып кала. Равил хәзрәт аның рәисе була. Шул ук вакытта минем улым Мөхәммәт хәзрәт Таҗетдин, егерме елдан артык нәзарәттә эшли, Башкортстандагы мәхәлләләр җитәкчесе һәм шәйх-ул-ислам идарәсе рәисе вазифасын башкара. Ул фәрман белән Үзәк диния нәзарәте рәисе итеп билгеләде. Шуның белән мин үзем шәйх-ул-ислам – баш җитәкче булып калдым. Баш мөфти бар. Рәис бар. Һәм голәмә мәҗлесенең рәисе итеп Гомәр хәзрәт Идрисов билгеләнде. Ул Түбән Новгородтан. Голәмә мәҗлесе әгъзалары кырык кеше. Равил хәзрәт тә мәхәлләре белән кушылса, биш кеше җитәкче булып кала. Бу кыска – тарайтылган президиум кебек була. Сүз шуның турында бара. Минем китүем турында түгел. Кемнәрдер көткәндер бәлки. Ләкин, урысча әйткәндә, “не дождутся”. Китә торган булсам да, түшәккә калмадым. Бу Аллаһының әмере. Шул.”

Тәлгать Таҗетдин
Тәлгать Таҗетдин

ТәлгатьТаҗетдин сүзләренә караганда, бу кече президиум Үзәк диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт Таҗетдин, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Үзәк нәзарәтнең голәмә (галимнәр) мәҗлесе рәисе Гомәр Идрисов, Үзәк нәзарәт мөфтие Камил Сәмигуллин һәм шәйх- ул-ислам – баш җитәкче Тәлгать Таҗетдин берләшеп эшләү өчен төзелүне максат итеп куя. Таҗетдинның тел төбенә караганда, алар белән шәйх- ул-ислам – баш җитәкче җитәкчелек итәчәк. Ягъни үзе. Шулай итеп ул канунлы һәм канунсыз юллар белән барлык мөселман дини оешмаларын үз чапаны астына җыярга өмет итә.

Моңа Татарстан һәм Мәскәүдәге нәзарәтләрдән дә реакция булды. Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең 26 декабрь белдергән рәсми позициядә Тәлгать Таҗетдинның мөселман өммәтен берләштерүгә омтылышына хуплау белдерелгән. Анда шундый юллар бар:

“Шул ук вакытта Тәлгать хәзрәтнең тәкъдимен аның шәхси күзаллавы һәм Русия өммәте үсеш юлын, мөселманнар алдында торган гомуми бурычларны хәл иткәндә мөфтиләр һәм үзәкләшкән дини оешмалар ролен билгеләүнең бары бер варианты итеп карыйбыз. Мондый сораулар бергәләп киңәшеп, фикерләшеп кенә һәм көчләрне берләштерү мөмкинлекләре үзара килешенгән чаралар аша гына каралырга тиеш.”

Әлеге уңайдан Русия мөфтиләр шурасы аппаратының 25 декабрь мөрәҗәгате булды. Анда Таҗетдинны мөселманнар арасында бола таратмаска чакырылган һәм вазифаларны бары тик Русия кануннары һәм дини оешма низамнамәләренә ярашлы гына тапшырып булуы ассызыкланган.

Тәлгать Таҗетдин Азатлык хәбәрчесенә Татарстан нәзарәте һәм Русия мөселманнары шурасы позицияләрен белүе, үзенең фикерендә калуы, иртәме-соңмы 4 май узачак форумда әлеге мәсьәләгә кире кайтачакларынбелдерде. Ул шул ук вкытта Үзәк диния нәзарәтендә Камил Сәмигуллинга бүлмә әзер икәнлеген дә ирештерде.

Башкортстан хакимиятеҗитәкчесе каршындагы дин эшләре шурасы рәисе Вячеслав Пятков Азатлык хәбәрчесенә Тәлгать Таҗетдинның бу белдерүенә игътибар итмәскә, көтәргә тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG