Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәлгать Таҗетдин Камил Сәмигуллинны "баш мөфти" итмәкче


Тәлгать Таҗетдин (с) һәм Камил Сәмигуллин
Тәлгать Таҗетдин (с) һәм Камил Сәмигуллин

Болгарда узган Мәүлид бәйрәмендә Тәлгать Таҗетдин баш мөфти вазифасын Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга тапшыруын әйтте. Дин әһелләренең моңа карашы төрле.

Күпләрне үзенең гамәлләре, сүзләре, киемнәре белән аптыраткан Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин 22 декабрь Болгарда узган Мәүлид бәйрәмендә дә шаккаттырмыйча калмады. Ул Татарстан диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинга үзенең баш мөфти вазифасын тапшыруы турында әйтте.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин “Бизнес Online"га биргән аңлатмасында бу тәкъдимне Татарстан җитәкчелеге, мөхтасибәтләр белән киңәшләшергә кирәклеген әйтте.

“Бу рәсми беркайда да расланмаган. Тәлгать Таҗетдин бик ихтирамга лаек кеше һәм аның тәкъдиме ачык кала. Әмма Үзәк диния нәзарәтнең ниндидер корылтае булырга тиеш. Әгәр анда шундый карар кабул итәләр икән, бу – бер нәрсә, әмма хәзергә берни дә юк”, диде ул.

Азатлык Тәлгать Таҗетдинның әлеге тәкъдиме уңаеннан Русия дин әһелләре фикерен сорап мөрәҗәгать итте, әмма күпләр моңа нинди дә булса аңлатма бирүе авыр булуын әйтте. Җавап биргәннәрнең фикерләрен тәкъдим итәбез.

Киров мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин:

Зөфәр хәзрәт Галиуллин
Зөфәр хәзрәт Галиуллин

– Сишәмбе көнне Болгарда үткән Үзәк диния нәзарәте пленумында Тәлгать хәзрәт Таҗетдин бу мәсьәләне күтәрде. "Миңа 70 яшь. Бөердә дә таш бар һәм киләчәкне белеп булмый, шуңа, берләшик. Миңа шәех булып калсам, шул җитә, башкасы кирәкми”, диде.

Бу берләшүгә бер адым. Теге яклар (Татарстан – ред.) гына тәвәкәлли алмый әлегә, хөкүмәтнең ни әйткәнен көтәләрме. Ләкин ул Тәлгать Таҗетдин тарафыннан бик уйланып эшләнгән әйбер. Ул бит "мин калам" дип әйтми, "мин китәм, алыгыз, эшләгез, сез – яшьләр", ди.

– Нинди берләшү? Татарстан мөфтияте белән Үзәк диния нәзарәт берләшүен истә тотасызмы?

– Татарстан мөфтияте үз урынында, Үзәк диния нәзарәте дә үз урынында кала. Бары бергә эшлиләр генә. Икесенә бер устав оештырып. Аның процедурасы икенче мәсьәлә инде. Бүгенге көндә ике якның да ризалыгы кирәк. Тәлгать өч адым ясады, тегеләр бер адым ясасалар яхшы була инде.

– Баш мөфти вазифасы нинди вазифа, ул шулай күчеп йөри мени?

– Баш мөфти дип атамыйча булмый, чөнки хәзер мөфтиләр бик күп. Өч татар дүрт партия төзи бит бездә. Тәлгать – ул баш мөфти. Аның бөтен эше төптән уйланылган. Ул бу карарын Болгарда Мәүлид бәйрәменә җыелганда игълан итте. Шәймиев (Татарстанның элекке президенты – ред.) та шунда инде. Камил хәзрәт тә каршы килмәде.

Камилгә нәрсә әйтәләр, шуны эшли инде ул, ләкин Мәскәүгә безнең берләшү кирәкми. Аны берләштерәсе булсалар, җимермәсләр дә иде. 1989 елда Советлар берлегендә Урта Азия – Казакъстан, Кавказ, Азәрбайҗан һәм безнеке, ягъни дүрт мөфтият иде. Алар берләшеп координацион шура ясадылар. Ул Мәскәүдә урнашкан иде. Аның башлыгы итеп Тәлгать Таҗетдинны сайлап куйганнар иде. Бу берләшү Мәскәү өчен куркыныч иде бит инде, шуңа башта аны, ә аннары безнең мөфтиятне җимерделәр. Бу махсус эшләнгән эш булды. Кавказда утыздан артык халык – бер мөфтият, ә татарда – утыз мөфтият. 5 майда корылтайда Тәлгать Таҗетдин тәкъдиме хәл ителәчәк.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов:

Дамир хәзрәт Мөхетдинов
Дамир хәзрәт Мөхетдинов

– Аларның пленумында Тәлгать Таҗетдин Үзәк диния нәзарәте рәисе итеп малае Мөхәммәтне билгеләп куйды. Юридик тарафтан аның урынына Камил хәзрәт Сәмигуллин түгел, ә аның улы кала. Икенчедән, баш мөфти ул бер кешедән икенче кешегә тапшырыла торган исем яки дәрәҗә түгел, чөнки Тәлгать хәзрәттән башка безнең берничә ихтирамлы мөфтиләребез бар. Мисал өчен Равил Гайнетдин, Исмаил Бердыев, Татарстан, Башкортстан, Чечня, Дагыстан һәм башка республика мөфтиләре. Шуңа ул корылтай вакытында гына рәислекне кемгә дә булса тапшыра ала. Корылтай үтмичә ниндидер вазифаны кемгә дә булса тапшырдымы, бирдеме – ул әле сүздә генә кала.

Тәлгать Таҗетдин үз исемнәрен ничә елга бер, кемгә дә булса тапшыра инде ул. Бервакыт Равил хәзрәт Гайнетдинга ниндидер вазифаларын биргән иде. Хәзер Камил Сәмигуллинга бирә. Без моны бары фикер буларак аңлыйбыз, әмма юстиция министрлыгы тарафыннан карарлар булуга кадәр әле берни әйтә алмыйбыз.

Корылтай утырышы бәлкем киләсе елның маенда булыр, ә бәлкем булмас та. Тәлгать хәзрәт май аена билгеләп куйды куюын. Шуңа бу инициативаларны ишетеп торабыз, ләкин ниндидер әһәмият бирә алмыйбыз.

Камил хәзрәт – яшь мөфти. Акыллы, дәрәҗәле. Татарстанда ниндидер карарларны кабул итәр өчен республика президенты белән киңәшмичә бернәрсә дип әйтә алмыйм, дип белгертте. Шуңа президент ни әйтүен көтик. Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт Равил Гайнетдин белән даими элемтәдә тора. Май аенда күренер.

Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе рәисе, мөфти Нәфигулла Аширов:

– Миң моны ничек тә бәяли алмыйм. Бу хакта ишеттем дә, укыдым да, әмма ни дип тә әйтә алмыйм.

Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсенең Төмән казыяты мөфтие Фатыйх Гарифуллин:

Фатыйх Гарифуллин
Фатыйх Гарифуллин

– Тәлгать Таҗетдин әйтер дә, монда бит әле Татарстанның президенты, җәмәгатьчелек бар. Кирәк микән ул Камил Сәмигуллинга? Бу бик көтелмәгән хәбәр.

Безнең Русиядә ике зур дини оешма бар: берсе – Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән Сәмигуллин элемтәдә тора. Шул ук вакытта Таҗетдин тәкъдимнәре Равил Гайнетдинга да кагыла. Бик четерекле мәсьәлә.

Тәлгать хәзрәт аңларга тиеш – берәүләр туа, берәүләр олыгая. Олыгайгач кеше ялга китәргә тиеш. Шуңа Тәлгать хәзрәткә эшләгән эшләре өчен зур ихтирам күрсәтеп, рәхмәтләр әйтеп, кыскасы пенсиягә китә икән, зур рәхмәтләр әйтер идем.

Татарстанның беренче мөфтие Габдулла Галиулла:

Габдулла хәзрәт Галиулла
Габдулла хәзрәт Галиулла

– Ишеттем бу хәбәрне, Камил хәзрәтне SMS белән котларга дип тора идем. Тәлгать хәзрәт тарафыннан дөрес тәкъдим бу. Без мөфтиләр берләшүен куптән телибез. Өммәт берләшсә, файдага гына булачак.

Мөфтиятләр берләшсә, хөкумәт белән аралашуны алып бару купкә җиңелрәк булачак. Хәзерге вакытта хөкүмәт Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән аерым уен, Тәлгать хәзрәт белән аерым эшләр коралар, нәтиҗәдә еш кына мөселманнарны бер-берсенә каршы куялар. Бер мөфтият булганда, моны эшләү авырлашачак.

XS
SM
MD
LG