Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:24

Людмила Белоусова: "Керәшеннәргә бүген әдәби татар телен саклап калу мөһимрәк"


Керәшен татарларының "Туганайлар" газеты баш мөхәррире Людмила Белоусова керәшеннәрнең бетеп баручы үз телләрен торгызу теләген җиткерде. Ләкин, аның фикеренчә, керәшеннәргә беренче чиратта, глобализация көчәйгәндә әдәби татар телен саклап калу мөһимрәк.

"Туганайлар" газеты баш мөхәррире Людмила Белоусова 25 ел буе керәшеннәрнең милли-мәдәни мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Үзенең туган телен Людмила ханым татар теле дип саный.

“Без бүген әдәби татар телендә сөйләшәбез. Керәшеннәрнең үз телләре дә бар. Ләкин күп кеше аны кабул итми һәм аңламый. Бигрәк тә татарлар арасында сизелә бу”, дип сөйләде баш мөхәррир. Әлеге телдә сөйләшмәсәләр дә, чиркәү өчен керәшен китаплары һаман басыла. Аныңча керәшен теле бүген чиркәүдә генә кулланыла икән. “Элек татар нәшрияте белән беррәттән керәшен нәшрияте дә эшләп килгән. Соңыннан алар берләштерү сәбәпле бер нәшрияткә әйләнеп, керәшеннәр һәм татарлар өчен матбугат бастыра башлый”, дип тарихны барлады Людмила Белоусова.

Керәшеннәрнең беренче максаты – балаларның рус теленә күчүне булдырмау

Бүген керәшеннәр арасында “үз телебезне торгызыйк” дип фикер әйтүчеләр дә бар. Людмила ханым сүзләренчә, татар белән керәшен теленең аермасы зур түгел. “Безгә бүген, беренче чиратта, әдәби татар телен саклап калу мөһимрәк. Чөнки глобализация чорында керәшен телен түгел, татар телен саклап калу – бик зур проблема”, ди ул. Керәшеннәрнең беренче максаты – үз балаларының мәктәпләрдә, балалар бакчасында тулысынча рус теленә күчүне булдырмау һәм татар теле, әдәбияты дәресләрен укыту.

Керәшеннәр татарларга караганда күпкә активрак һәм үз милләтләрен, мәдәниятен һәрвакыт алга сөрәләр дигән уй-фикерләр еш яңгырый. Бу сүзләр белән Людмила ханым килеште һәм әләге хәлнең сәбәпләрен дә аңлатырга тырышты.

"Татарлар өчен бөтен нәрсә эшләнгән һәм әзер. Китаплары басыла, 20-30 газет-журнал, радио-телевидение тапшырулары чыгып тора, аларның тормышларын бөтен яклап яктырталар. Ә безнекен – юк. Керәшен мәсьәләсе – ярым ябык. Без бары тик үзебезне үзебез генә күтәрә алабыз”, ди ул.

Татарлар өчен бөтен нәрсә эшләнгән һәм әзер. Керәшеннәргә игътибар аз

Мөхәррир фикеренчә, керәшеннәрнең потенциаллары зур түгел. Аларны өйрәнергә үз араларыннан чыккан яшь галимнәр кирәк, тик андыйлар юк икән. “Бәрмәнчек” ансамблендә дә 7-8 керәшен булса, калганнары – рус һәм татарлар. Керәшеннәрнең “Туганайлар” газеты да журналистларга зур кытлык кичерә.

“Безгә игътибар, дөресен әйткәндә, аз. Шул ук 8-9 ел үтүче "Туым җондызы"н һаман дәүләт фестивале итеп кертеп җибәрә алмыйбыз. Дүрт ел оештырылган "Айбагыр" лагерының да быел узуы икеле. Чөнки былтыргысы өчен дә акчалары түләнмәгән. Безнең бик күп яшьләр, балалар белән бәйле проектларыбызны дәүләткә кертәсе килә, ләкин булмый. Шуңа күрә без актив”, дип Людмила ханым кардәшләренең борчыган мәсьәләләрен барлады.

Ә керәшеннәрнең көнкүреш тормышын, мәдәният, милләт, мәгариф, дин темаларын, шул ук проблемнарны республикада бердән-бер “Туганайлар” газеты гына яктырта икән. Әлеге газет 2002 елда Чаллыда барлыкка килгән. Быел “Туганайлар”ның 10 еллык юбилее булып узган. Бүген әлеге газет Казанда чыга һәм дәүләт басмасы булып санала. Ярдәм итүче иганәчеләре дә бар барын. Людмила ханым әйтүенчә, газет халыкка кирәк булмаса, ярдәмчеләр акчасына гына яши алмый.

“Туганайлар” татар телендә чыгучы газет. Аның язылучы-укучылары күбесенчә керәшеннәр, тиражы 2000-2200 данә. Элек әлеге сан күбрәк булган. Людмила ханым моны телевидение, интернет заманы белән аңлатты. “Газет түгел, китап укучылар да сирәк бүген”, дип белдерде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG