Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Евровидение"га кырымтатар байрагы кертелмәячәк


Чараны оештыручылар бары дәүләт байракларын гына рөхсәт итә.

Быел узачак Евровидение бәйгесендә дәүләтнеке булмаган байраклар, шул исәптән кырымтатар әләме дә тыелган. Әлеге яңалык бәйге узачак Stockholm Globe Arena концерт залы сайтында язылган.

Бары катнашучы илләрнең һәм БМОга кергән, Европа Берлеге байраклары гына рөхсәт ителә.

Аеруча да оештыручылар Косово, Таулы Карабах, Басклар иле, Кырым автоном республикасы һәм кырымтатар, Фәләстин, Төньяк Кыпрыстан, Днестр буе, ДНР һәм "Ислам дәүләте" террор оешмасы байраклары тыелуын әйтә.

XS
SM
MD
LG