Accessibility links

Кайнар хәбәр

EgyptAir очкычы фаҗигасе Русиядән Мисырга очышларны кичектерергә мөмкин


Париждан Каһирәгә юл тоткан EgyptAir ширкәте очкычының һәлакәткә юлыгу сәбәбе террор һөҗүме булса, Русиядән очышлар башланмаячак, дип белдерде.

Урта диңгез өстендә 19 май төнендә радарлардан юкка чыккан EgyptAir очкычы калдыклары әле дә табылмаган. Греция хәрбиләре Крит утравы тирәсендәге диңгездә очкыч кисәкләре тапты, дигән хәбәр кире кагылды. EgyptAir ширкәте фаҗигага юлыккан 66 кешеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашып белдерү ясады.

Очкычның юкка чыгуы ихтималының берсе террор гамәле дип әйтелсә дә, моңа дәлилләр юк. Урта диңгез өстендә шартлау булмаган, очкыч калдыкларын эзләү дәвам итә.

Русия ФБСы бу фаҗигане дә "Когалымавиа" очкычы кебек "террор гамәле" булырга мөмкин, дип белдерде һәм Мисыр белән ял сезонына очышларны яңарту килешүе кичектерелә ала, дип өстәде. 31 октябрьдә "Когалымавиа"ның Шарм әш-Шәехтән Петербурга баручы А321 очкычы Мисыр күгендә һәлакәткә юлыкты. 217 пассажир һәм җиде экипаж әгъзасы һәлак булды. ФСБ һәлакәтне террор гамәле нәтиҗәсе дип бәяләде. Һәлакәттән соң Русиядән Мисырга очышлар туктатылды.

Март аенда Мисырның Русиядәге илчесе Хургада һәм Шарм әш-Шәех туристларны кабул итәргә тулысынча әзер, бу эштә соңгы сүзне Мәскәү әйтергә тиеш дип белдерде.

Русия Мисыр һава аланнарына үз ял итүчеләренең иминлеген кайгырту максатыннан Русия белгечләрен җибәрү кирәклеген алга сөрә.

XS
SM
MD
LG