Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Борис Немцов атып үтерелгән корал турында мәгълүмат игълан итте


Борис Немцов атып үтерелгән урында мемориал
Борис Немцов атып үтерелгән урында мемориал

ФСБ Борис Немцов чит илдән китерелгән кисәкләрдән кулдан ясалаган коралдан атып үтерелгән, дип белдерә.

Соңгы вакытта корал детальләре контрабандасы артты, иң беренче чиратта, Украинадан дип яза "РИА Новости" ФСБ пресс-релизына таянып. ФСБ Борис Немцов чит илдән китерелгән кисәкләрдән кулдан ясалган коралдан атып үтерелгән, дип белдерә.

Борис Немцов 2015 елның февралендә Мәскәү үзәгендә Зур Москворецкий күперендә атып үтерелде. Соңрак җинаять булган урында табылган һәм үтерүче дип шикләнелгән Заур Дадаевның Ингушетиядәге өендә бер үк заводта эшләнгән һәм бер үк вакытта җитешетерелгән гильза табыла. Тикшерү мәгълүматларына күрә, Руслан Мухутдинов коралны сатып алган һәм аны Дадаевка тапшырган. Тикшерү Мухутдиновны бу җинаятьне оештыручы дип саный.

Элгәре "Коммерсант", баллистик экспертиза нәтиҗәләренә таянып, Немцов үтерелгән корал ике төрле модельдән кулдан җыелган, дип язган иде.

XS
SM
MD
LG