Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трампның Кырым турындагы сүзләре Украина ягыннан тәнкыйтьләнде


АКШта Республиканнар фиркасеннән президентлыкка намзәт Дональд Трамп
АКШта Республиканнар фиркасеннән президентлыкка намзәт Дональд Трамп

АКШта Республиканнар фиркасеннән президентлыкка намзәт Дональд Трамп сайлауда җиңсә, Кырымны Русиянеке итеп тану мәсьәләсен караячагын әйтә.

АКШта Республиканнар фиркасеннән президентлыкка намзәт Дональд Трамп Кырым язмышын анда яшәүчеләрдән сорарга кирәк, дип белдерә. Миллиардер сайлауда җиңсә, Кырымны Русиянеке итеп тану мәсьәләсен караячагын да әйтә. ABC News-ка әңгәмәдә Трамп Русия белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга теләге барлыгын да белдерде.

Республиканның сүзләре Украинада тәнкыйтьләнде. Эчке эшләр министры Арсен Аваков Трамп белдерүен "оятсызларча" дип бәяләде. Министр сүзләренчә, миллиардер "Украинага да", шулай ук "АКШка да” куркыныч тудыра. Украина хөкүмәтенең элекке башлыгы Арсений Яценюк та Трампның ирекле дөнья кыйммәтләренә куркыныч тудыруын әйтә.

Трам элгәре НАТО беректәшләренә хәрби чыгымнарны киметергә җыенуын да белдергән иде. Ул шулай ук сайлауда җиңә калганда АКШның хәрби берлектәгеләрнең барсына да иминлек тәэмин итә алмаячагын да әйтте. АКШның элекке дәүләт секретаре Мадлен Олбрайт фикеренчә, Трам сайлауда җиңмәсә дә аның сүзләре илнең иминлегенә зыян салган.

Кырым 2014 елның язында Русия тарафыннан оккупацияләнде. Кырымда узган "рефрендумны" дөнья илләренең күпчелеге, шул исәптән АКШта кабул итми.

XS
SM
MD
LG