Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:15

Төмән өлкәсендә ерак арага ат чабышлары узды. Биредә әлеге спорт төрен башлап җибәргән эшмәкәр Ринат Насыйров татар халкы ат үрчетүне мал табу максаты иткән очракта, төрле яклап файдага гына булачак дигән фикердә.

3 сентябрь Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районында ерак арага ат чабышлары узды. БДБ илләреннән һәм Русиянең төрле төбәкләреннән килгән 32 спортчы ярышка чыкты. Алар 30, 45, 80 һәм 120 чакрым араларга узышты. Ярышларда Кабарда-Балкар республикасыннан килгән ике җайдак җиңеп чыкты. Әлеге ярыш Түбән Тәүдедә икенче тапкыр узды. Анда татарлардан Илсинә Насыйрова һәм Денис Алиев та стартка чыкты.

Төмән өлкәсендә ат спортын булдыруның башында эшмәкәр, өлкәнең Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров тора. Тумышы белән Түбән Тәүде районы Кыткүл авылыннан ул. Төмәннең ат үрчетү берлегенә җитәкчелек итә. Аның сүзләренчә, гыйнвар аенда Гарәп Әмирлекләре президенты касәсенә ярышларда Төмән өлкәсеннән дә ике ат катнашачак.

Өлкәнең ат спорты федерациясе җитәкчесе Зөфәр Әхтәриев элек Түбән Тәүде районы башлыгы булып эшләде. Ул да тумышы белән әлеге районнан. "Яшьләрнең әлеге спорт төрен үз итүе аны популярлаштырачак", дигән фикердә ул.

Төмән өлкәсендә ат чабышы спорты барлыкка килгәнгә биш ел булды. 2013 елда Түбән Тәүдедә ат спорты комплексы ачылды. Русиянең Урал аръягында Түбән Тәүдедән кала башка җирдә мондый чабышлар әлегә үткәрелми.

Ринат Насыйров

Ринат Насыйров

Сабантуйларда гына атта чабышып калмыйча, көндәлек тормышта да татар атны үз терәге итә аламы? Нинди юллар бар? Азатлык Ринат Насыйров белән әлеге сорауларга җавап эзләде.

– Җирле халык буларак, безнең татар халкының да атлар үрчетүен бик кирәкле эш дип саныйбыз. Ул милләтне, динебезне, гореф-гадәтләрне саклауга үз өлешен кертәчәк. Ни өчен? Бүген татар халкы җирдә яшәсә дә, үзенә мал таба белми. Ул ягы турында уйланмыймы, әллә күрмиме?

Мисал өчен, бодай чәчәбез икән, әгәр карамый үстерсәң, ул бөртегенә биш-алтыны гына бирә, карап үстерсәң, бөртекләр саны 20гә җитәргә мөмкин. Менә шушы технологияне безгә татар халкына өйрәтү кирәк. Атлар белән шөгыльләнү дә татарларны берләштерә һәм нәтиҗәсен дә бирә. Ат үрчетү, атлар белән кызыксыну да татарны җирдә яшәп мал табуга китерәчәк. Ат белән шөгыльләнеп дөньяны да алып барырга була.

– Ат белән шөгыльләнүне халык күңеленә кертү өчен ниндиерәк юллар бар?

– Ай саен ат чабышлары ясау бик нәтиҗәле булыр иде. Нәкъ менә авыл атлары белән, ул бик кирәкле әйбер. Ул бер дә авыр эш түгел. Өлкә күләмендә дә уздырып торырга мөмкин. Бу ярышларга сөт, ит атлары да чыга ала. Татарстанда татар нәселле атлар үрчетә башладылар. Алар халыкара ярышларга чыга алмый. Әгәр үз арабызда ярышлар уздырсак, рәхәтләнеп алар да катнашачак. Аның өчен ат үрчетеп, аннан мал табу максаты кую кирәк. Мисал өчен, бәрәңге үстерәләр икән, иң яхшы бәрәңге үстереп аны сату юлын җайлау кирәк. Хайван үрчетү белән дә шулай ук.

– Себердә яшәүче татарлар күңелендә атларга мәхәббәт сизеләме соң?

– Булмыйча! Атларны күрүгә үк бөтенесенең күзләре яна башлый, күңелләре күтәрелеп китә. Аннан ныклап торып бу эшкә тотынучылар бар. Ялутр районында бер эшмәкәр Башкортстаннан атлар алып кайтты. Хәзер аларны савып кымыз ясый. Икенче берәү аттан казылык һәм башка ризыклар җитештерә башлады. Шулай ук чабышларда катнашу өчен ат үрчетергә җыенучылар бар. Атлар белән шөгыльләнәселәре килә икән, алар башта үзләренә мал табу максаты куярга тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG