Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төбәкләрендә мөселманнар хәбәрсез югала. Бу эшне кем оештыра?


Махачкалада югалганнарның туганнары митинг үткәрә. 17 октябрь 2016
Махачкалада югалганнарның туганнары митинг үткәрә. 17 октябрь 2016

Русиянең мөселманнар яшәгән төбәкләрендә кешеләрнең югалу очраклары, андый хәлләрнең бер-берсенә охшашлыгы бу гамәлләр бер үзәктән максатчан оештырыла дигән фикер калдыра.

Шушы көннәрдә Дагыстанда югалган улларын таба алмаган аналар хакимиятләрдән аларны табуны таләп итеп митинг үткәрде. Төньяк Кавказда һәм Русиянең башка төбәкләрендә кешеләрнең хәбәрсез югалулары, куркыту, үтерүләр Кырымдагы кебек арта башлады.

Улларын таба алмаган аналар 14 октябрь Хасавюртта һәм 17 октябрь Махачкалада минтингка чыккан. Махачкалада узган чарада Каспийски, Хасавюрт, Махачкалада югалганнарның 50гә якын туганнары катнашкан. Өйдән чыгып китеп хәбәрсез югалганнарның күбесе яшьләр.

Дагыстан һәм Кырымдагы хәлләрнең бер-берсенә охшаш булганы күренә. Аерма шунда: Дагыстанда мондый "гадәт" инде күп еллар күзәтелсә, Кырымда ул 2014 елдан, ягъни Русия Кырымны басып алганнан соң тарала башлады.

2014 елның март аенда кырымтатарлар беренче корбанын бирде. Ул Акмәчетнең үзәк мәйданына тыныч, ялгыз пикетка чыккан өч баланың атасы Решат Аметов иде. Решатны Кырым “самообороначылары” Акмәчет мәйданыннан алып китеп машинага утыртканын раслаган видео булу да бер уңай нәтиҗәгә китермәде. Бу җинаятьнең ачылачагы да, ачылса да аны башкаручыларның җавапка тартылачагы да икеле. Тикшерүчеләр ике елдан соң да бу эш хакында ләм-мим. Шулай ук Кырымда югалган тагын 20ләп ир-атның да берсе дә табылмады.

Русиянең мөселманнар яшәгән төбәкләрендә мондый хәлләрнең таралуы анда максатчан юнәләштә эш алып барылганына ишарәли

Русиянең мөселманнар яшәгән төбәкләрендә мондый хәлләрнең таралуы анда максатчан юнәләштә эш алып барылганына ишарәли. Кырымдагы югалулар, кырымтатарларның йортларында уздырылган дәвамлы тентүләрнең Кырымга Русия белән бергә килгәне бер кемне дә шикләндерми.

Кырымда, Дагыстанда, шулай ук Татарстан белән Башкортстанда да, мондый очракларның бер-берсенә охшаш булулары, югалганнарның табылмавы, тикшерүләрнең нәтиҗәләре булмавы бу гамәлләрнең ил буйлап бер үзәктән оештырыла һәм тик бер дини конфессиягә каршы юнәлтелгән дигән фикер калдыра. Югалган ир-ат мөселманнарны кем нәрсәдә гаепләгәне, аларның нәрсәдә шикләнелгәне, аларны кем урлаганы билгесез булып кала.

Кулга алынган кырымтатар мөселманнарын берләштергән тагын бер нәрсә - аларның гаиләләре күпбалалы гаиләләр. 12 октябрь Мамак, Богурча бистәләрендә булган тентүләрдән соң биш кырымтатары: Рустем Исмаилов, Эмиль Джемаденов, Айдер Салединов, Узеир Абдуллаев, Теймур Абдуллаев ике айга вакытлы изоляторга утыртылгач, “Безнең балалар” оешмасы, тагын 17 бала әтисез калды, дип хәбәр итте. Мондый гаиләләрдәге балалар саны хәзер 64кә җиткән. Бу гаиләләргә ярдәм итү өчен кырымтатар җәмәгатьчелеге акча туплый, “Безнең балалар” оешмасы ай саен бу акчаларны гаиләләр арасында бүлә.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG