Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар телен өйрәнергә өстәл уеннары ярдәм итә"


"Туган тел" сөйләшү клубында катнашучы татар яшьләре. Беренче рәттә, уңда - Вячеслав Сурматов
"Туган тел" сөйләшү клубында катнашучы татар яшьләре. Беренче рәттә, уңда - Вячеслав Сурматов

Екатеринбурда "Туган тел" аралашу клубы эшләп килә. Аңа җыелган яшьләр татарча аралаша, өстәл уеннарын уйлап чыгара. Азатлык җирле лидерларның берсе, Вячеслав Сурматов белән аралашты.

Бөтендөнья татар яшьләре форумында "Игезәкләр" дип аталган кызыклы өстәл уены тәкъдим ителгән иде. Аны Екатеринбур татарлары активисты Вячеслав Сурматов уйлап чыгарган. Вячеслав үзе Курган өлкәсендә, урыс авылында туган. Биш яшендә Кызылбай татар авылына күчкән, Шадрински каласында чит телләр белгеченә укыган. Инглиз, алман, француз телләрен үзләштергән, үзлектән итальян телен дә өйрәнгән. Ул вакытта Вячеслав татарча белмәгән. Хәзерге вакытта Вячеслав медицина көллиятендә укыта. Татарлар аңа Салават исеме белән эндәшәләр.

– Вячеслав, татар теленә сине кем өйрәтте? Кайдан сөйләшергә өйрәндең?

Оештыручы буларак мин башкалардан татар телен яхшырак белергә, иркенрәк сөйләргә тиеш

– Телне үзем өйрәндем. Укыган чакта 2-3 сүзне дә җөмләгә бәйли алмый идем, хәзер исә ярыйсы гына сөйләшә алам, өйрәнеп киттем. "Яшен" татар яшьләре оешмасына рәхмәтлемен, алар мине интернеттан эзләп табып, үз оешмасына чакырды. Шунда безнең "Туган тел" аралашу клубы фикере туды. Аны оештырып алып бара башладым.

Аралашу кичәләрен алып бара башлагач, үземдә булган җаваплылыкны сиздем, оештыручы буларак мин башкалардан татар телен яхшырак белергә, иркенрәк сөйләргә тиеш бит! Шуннан тел өйрәнү эше китте дә.

Августта узган Бөтендөнья татар яшьләре форумында Вячеслав үз проектын Татарстан җитәкчелегенә тәкъдим итте
Августта узган Бөтендөнья татар яшьләре форумында Вячеслав үз проектын Татарстан җитәкчелегенә тәкъдим итте

Иң мөһиме – татарлар белән күбрәк татарча сөйләшергә тырыштым

​Болай мин татар телен ишетеп аңлый идем, тик үзем сөйләшә белмәдем шул. Күпләп ТНВ тапшыруларын карый башладым, татарча әдәби әсәрләр укыдым. Татар җырларын тыңлап, сүзлекләр ярдәмендә аларны тәрҗемә итә идем, яңа сүзләр үзләштерә идем. Иң мөһиме – татарлар белән күбрәк татарча сөйләшергә тырыштым.

Татар теле – әниемнең теле. Аны ничек белмәскә мөмкин? Күпме чит телне белеп, туган телеңдә сөйләшә алмау оят түгелме? Үземә шундый сораулар биреп, туган телемне тиз үзләштердем. "Туган тел" кичәләре шундый максаттан оешты да.

– "Туган тел" дәресләре ничек уза сездә?

– Дөресен әйткәндә, оешманы инглиз коммуникатив клубы рәвешендә оештырдык аларның алымнары мине бик кызыксындырды. Атнага бер тапкыр антикафеда җыелабыз. Кешеләр төрле була. Төп максатыбыз – туган телебезне саклау. Үзара бары тик татарча сөйләшәбез.

Төп максатыбыз – туган телебезне саклау

Вакыт-вакыт грамматиканы да өйрәнеп алабыз. Кайвакыт татар тарихы турында сөйләшүләр алып барабыз. Телне белү дәрәҗәсен үстерү өчен төрле татар уеннарын да уйлап чыгарабыз, аларны уйныйбыз.

"Туган тел" клубында аралашу
"Туган тел" клубында аралашу

– Гомумән, Екатеринбур татарлары активмы? Чаралар оештырыламы?

– Яшьләребез бер урында утырмый, төрле чаралар оештыра. Мәсәлән, әле күптән түгел генә безнең кызлар шәһәрдәге мөселман кызларын матур итеп яулыкларын бәйләргә өйрәтте, кызыклы чара килеп чыкты.

Бәйгедә җиңү сәбәбе – татар телен белүем

Күршеләр үткәргән чараларда да актив катнашабыз. Мәсәлән, сентябрь ахырында гына татар яшьләренең Себер фестивалендә катнаштым, аерым номинациядә җиндем. Бәйгедә җиңү сәбәбе – татар телен белүем. Ялуторовск шәһәрендә татар лидерлары җыены да узган иде, шунда да катнаштым. Төрле кызыклы проектларыбыз, чараларыбыз турында фикер алыштык.

– Бу җәйдә син Бөтендөнья татар яшьләре форумында бик кызыклы проект белән катнаштың. Нечкәлекләре нидә?

– Әйе, мин "Игезәкләр" дип аталган өстәл уенын тәкъдим иттем. Аның максаты – мөмкин кадәр күбрәк әдәби сүзне өйрәнү һәм аларны кулланылышка кертү.

Уенның максаты - мөмкин кадәр күбрәк әдәби сүзне өйрәнергә һәм аларны кулланылышка кертергә

Уенда 3 өем бар. Алардан кәртләр алына һәм өстәлгә тезеп куела. 2 игезәк кәртне табарга кирәк. Карточкаларны алганда без андагы сурәт белән җөмлә төзергә тиеш. Игезәк кәртләр тапмасак, җөмләләр әйтелә, ләкин алар кире каплана. Игезәкләр табылса, алар ачык кала. Уенда кем күбрәк игезәкне таба һәм дөрес җөмләләрне төзи, шул кеше җинә.

Өченче өемдә Казанның истәлекле урыннарында багышланган кәртләр булдырылды. Ул туристлар өчен бик кызыклы уен булыр иде. Бер үк вакытта уен да, менә дигән һәдия дә була ала. Аны бастыра алсам, күп кеше алыр дип уйлыйм.

Error rendering VK.

– Тагын нинди өстәл уеннарын уйныйсыз?

– "Туган тел" клубында төрле уеннар уйлап чыгарабыз һәм шунда уйнап кулланабыз да. Мин аларны барысын да инглиз теленнән алам һәм безгә, татар теленә җайлаштырам. Безгә килгән яшьләргә ошый.

Гомумән, телне өйрәнергә шушы методикалар бик ярдәм итә. Безгә телнең үсеше өчен яңа методикалар кирәк, аны яңа чаралар оештырып мөмкин кадәр популярлаштырырга кирәк.

XS
SM
MD
LG