Accessibility links

Безнең тормышны үзгәртәчәк алты канун


VentureBeat технологияләр сайты безнең киләчәкне билгелиячәк алты канун чыгарды. Фәнни күзәтү кысаларында Азатлык шул кануннарны аңлата һәм аларның чынбарлыкка туры килү-килмәвен тикшерә.

Фәнни тәрәккыят бер урында тормый, кешелекнең тормышы зур тизлек белән үзгәрә бара. Әле ун ел элек Android операцион системын яза иделәр генә, хәзер исә күпчелек смартфоннар ул системга нигезләнеп эшли. Шул соңгы ун елда яңа гаджет-җиһазлар, смартфоннар, планшетлар шаукымы белән кешелек дигитал дөньяга чумды.

Бу үзгәрешләр дәвам итәчәк һәм тагын да киңрәк масштабка ия булачак. VentureBeat сайты моңа аерым мәкалә багышлады. Безнең якын киләчәк белән идарә итәчәк алты технология кануны белән танышырга тәкъдим итәбез.

1. Күпчелек хәзерге эш төрләре юкка чыгачак

Аерым белгечләр бу канунны "мөгаен, син эшсез калырсыңдыр" дип атый. Һәм чыннан да, бөтен диярлек өлкәдә машина һәм роботлар кеше эшен башкара ала. Һәм алар моңа өйрәнә бара да. Мисал өчен, Safeway һәм Home Depot кебек кибетләр үз-үзенә хезмәт күрсәтү кассаларын күбәйтә (андый кибетләрдә сатучы кешеләр кирәкми).

Uber һәм башка алдынгы транспорт хезмәтләре йөртүчесез машиналар проектын сыный. Бары тик иҗади эшләр генә исән кала ала, дип саный VentureBeat. Сәнәгать инкыйлабы вакытында да охшаш хәл күзәтелгән. Фабрика һәм мануфактур сәнәгать миллионнарча кешене үз вакытында эшсез калдырган.

Бу кануынны дәлилләр өчен тагын бер мисалны китерик. Япониядә ясалган Torobo-kun роботының Токио университетына керү шансларын 80% дип бәяләделәр. Робот өчен бу әз дип санаган галимнәр аны эш өлкәсендә сынарга булды. Шулай итеп ул турыдан-туры кешеләргә көндәш була башлый.

Бу канун нәрсәне аңлата? Кешегә үз урынында калу өчен белемнәрен һәм осталыкларын мөмкин кадәр камилләштерергә кирәк. Универсаль белемле, күп өлкәдә сүз әйтә алган, үз тармак яңалыкларын даими өйрәнә торган белгечләрдә генә эшен саклау мөмкинлекләре югары булыр. Associated Press басмасы да мәкаләләрнең бер өлешен алгоритмнарга язарга бирә икән, димәк киләчәктә иҗади һәм оста яза белмәгән журналистларга да эш урыны булмаска мөмкин.

2. Һәрнәрсә дигитал форматка күчәчәк

Бу канун бик гади һәм аны исбатлау да кирәкми. Дигитал (цифрлы) форматка күчәргә мөмкин булган һәр әйбер бу форматка күчәчәк. Банк карталарында акча, кешенең сәламәтлек кенәгәсе, транспорт системнар һәм башкалар. Бу - киләчәк.

3. Тормыш очсызлана, кешегә яшәү өчен эшләү кирәкмәс

Телефон элемтәсе очсызлана, компьютерлар көчәя бара. Күп кенә кешеләр машиналардан баш тартып, велосипедларга күчә. Сәламәтлек саклау, ризык, электр энергиясе бәяләре төшә, чөнки технологияләр традицион сәнәгатьне камилләштерә бара, дип саный VentureBeat.

Бу канун да чынбарлыкка туры килә, тик биредә Көнбатыш дөнья кагыйдәсе тасвирлана. Үсә торган илләр өчен бу продукциянең очсызлану чоры әле якын киләчәктә көтелми дип саный кайбер белгечләр.

4. Кеше үз тормышы өчен үзе күбрәк җавап бирә башлый

Элек табарга кыен булган яки акчага алып булган мәгълүматны хәзер җиңелчә генә интернет аша табып була. Смартфоннардагы кушымталар хәзер хәтта кеше авыруларын өйрәнү сәләтенә ия.

Белем алу өчен дә хәзер онлайн дәресләр җитәрлек. Интернеттан теләсә нинди диярлек телгә, шөгыльгә, осталыкка өйрәнеп була, теләк кенә булсын. 3D-принтерлар да төрледән төрле кирәк-яракларны үз өеңдә генә булдыру мөмкинлеге бирә.

5. Ризык һәм мәгълүмат артык булачак

Киләчәктә кешелек ризык, су булмаудан түгел, ә аларның артыгы белән күп булудан җәфа чигәчәк. Алдынгы илләрдә бу хәл инде күзәтелә дә: көнбатышта тазару, диабет кебек авырулардан күп кеше вафат була. Сәбәбе - чамадан тыш күп калорияләр.

Интернет, мәгълүмат һәм социаль челтәрләрнең тормышыбызда урыны да арта бара. Бу исә игътибар дефицитына китерәчәк һәм кешегә зыянга гына булачак, дип саный VentureBeat.

6. Кешенең машинадан аермасы кими бара

Акыллы күзлекләр, контакт линзалар, програмнар тарафыннан идарә ителгән протезлар, акыллы сәгатьләр һәм фитнес-трекерлар, экзоскелетлар - болар ярдәмендә кеше үзе дә үзгәрә бара. Мондый кеше һәм робот арасында аерма югала бара, һәм бу процесс киләчәктә тирәнәя барыр гына.

XS
SM
MD
LG