Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Керәшеннәр татардан түгел, мәҗүсиләрдән чыккан"


"Керәшеннәр татардан түгел, мәҗүсиләрдән чыккан"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:26 0:00

"Керәшеннәр татардан түгел, мәҗүсиләрдән чыккан"

10 гыйнвар Казанның Халыклар дуслыгы йортында Мәскәү режиссеры Наталья Гудылина төшергән "Божий народ – кряшены" фильмын тәкъдим итү чарасы үтте. Фильмны караудан соң керәшеннәрнең килеп чыгышы турында кызыклы фикер алышу да булды.

Заманында татар җырларын башкарып, татар мәдәнияте үсешенә көч керткән, татарлар арасында халык артисты булып танылган Георгий Ибушев бүген үзен һич тә татар дип санамый, ә VI гасырда татарлар белән янәшә яшәгән мәҗүсиләр токымының дәвамы ди. Бу фикерне ул Халыклар дуслагы йортында "Божий народ – кряшены" фильмын тәкъдим итү вакытында әйтте. Бер сәгатькә якын барган фильмда татар милләте бер тапкыр да искә алынмый. Киресенчә, татарларның күп гасырлар керәшеннәргә православ динен саклауда комачау итүләре әйтелә.

Фильмны карарга керешкәнче, аның авторы, Мәскәүдә урыс православ дөньясында күпмедер танылу алган режиссер Наталья Гудылина җылы сәламләү сүзен әйтте. Ун минутка якын ул керәшен халкына мәхәббәтен аңлатты һәм бу милләтнең аңа туганнарча якын булуын әйтте. Бу чыгыштан соң күрсәтеләчәк фильмның керәшеннәргә ошаячагына шик юк иде. Күп гасырлар буе керәшеннәр татарның бер өлеше саналса да, бер сәгатькә якын барган фильмда татар сүзе бер тапкыр да яңгырамады. Киресенчә, керәшен рухание Дмитрий Сизов, “татарлар идеологиясе йогынтысында керәшеннәргә динне саклау авыр”, диде. Фильмда керәшеннәр күбесенчә православ дине сакчылары итеп тасвирланды.

Тихвин чиркәве башлыгы Павел атакай фильмда: "Керәшеннәр халык статусына ия түгел. Димәк, милләте булмагач, аның теле дә юк. Без чиркәүдән һәм Христостан башка берәүгә дә кирәкмибез. Керәшеннәрнең мәктәбе дә, театры да юк. Башка барыр җире булмаганлыктан алар үз динен саклый", дип белдерде. Моннан тыш фильмда керәшен яшьләренең эшчәнлеге күрсәтелде. Карау тәмамлангач, үзара фикер алышу да булды.

Татарстанның халык артисты, танылган опера җырчысы Галина Казанцева режиссерга "фильмны дәвам иттерсәгез, башка безне чукындырылган дип әйтмәгез" дип үтенде. "Без бу җирдә үзебезне абориген дип саныйбыз. Керәшен милләте VI гасырда ук булган. Әмма аларны чукындырылган татарлар белән катнаштыралар. Мәдәни, дини, фольклор ягыннан күп нәрсә безнең милләттән чыккан", диде ул.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты галимәсе Татьяна Дунаева да үз чыгышында керәшеннәрне Болгар дәүләтендә яшәгән христиан динле төрки халык дип атый.

Татарстан фәннәр академиясе Тарих институтының керәшеннәр һәм нугайбәкләрне өйрәнүче бүлегенең яшь галиме Эмиль Шәрәфиев әлеге фильмны караганнан соң аның кайбер хилафлыкларын ачыклады.

"Керәшеннәр татар җире урыс дәүләтенә кушылып, Явыз Иван тарафыннан чукындыру сәясәте башлангач кына барлыкка килгән. Аларның тамырлары XVI гасырга карый. Керәшеннәрне аннан алда барлыкка килгән халык дип атар өчен бернинди дә дәлилләнгән чыганаклар юк”, диде ул.

Әгәр фильмның дәвамы булса, керәшеннәр анда үзләренең җыр мәдәниятен тасвирларга киңәш итә. Билгеле, ул татар мәдәнияте белән нык бәйле һәм бу очракта фильмда татарларны искә алмый булмый. Режиссер Наталья Гудылина керәшеннәр белән май кояшыдай балкып сөйләшсә дә, Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшергә теләмәде. Гәрчә, Мәскәүдән килеп кинәт кенә керәшен халкына гашыйк булган, алар турында фәкать берьяклы, православ дине ягын гына тасвирлаган урыс ханымына сораулар күп иде. Әлеге фильм кем кушуы белән төшерелде, аны кем финанслады, бу федераль үзәк сәясәтеме? Әмма Гудылина Азатлыкка "мин мондый провокацион сорауларга җавап бирмим", диде.

XS
SM
MD
LG