Accessibility links

Кайнар хәбәр

Допингка каршы оешмалар Русияне ярышлардан читләштерүне таләп итә


19 илнең Допингка каршы дәүләт оешмалары (NADO) Русияне барлык спорт ярышларыннан читләштерүне таләп итә.

Моннан тыш, Русия допингка каршы системы Допингка каршы дөнья агентлыгы (WADA) кагыйдәләренә туры китерелгәнчегә кадәр, илгә халыкара ярышлар уздыру мөмкинлеге бирмәскә чакыралар. Бу хакта NADOның Дублинда узган җыены йомгакларына багышланган матбугат белдерүендә хәбәр ителә.

Тыелган препаратлар кулланмаган Русия спортчылары халыкара ярышларда нейтраль флаг астында катнаша алачаклар, диелә белдерүдә.

Документта билгеләнүенчә, әлеге таләпләр Русиядә дәүләт дәрәҗәсендә допинг куллану системы барлыгының "яңа дәлилләре"нә нигезләнгән. Әлеге дәлилләр күптән түгел WADAның бәйсез комиссиясе ясаган хиспаның икенче өлешендә күрсәтелгән иде.

Атап әйткәндә, меңләгән Русия спортчысы спортның 30 төрендә допинг кулланган яки допинг-сынаулары белән төрле гамәлләр кылуга җәлеп ителгән, диелә. Русиянең спорт министрлыгы гаепләүләрне кире кага.

Мөрәҗәгатьне Австария, Бельгия, Германия, Дания, Ирландия, Испания, Канада, Нидерланд, Польша, Словения, АКШ, Финляндия, Франция, Хорватия, Швейцария, Швеция, Эстония, Көньяк Африка һәм Япония имзалаган.

WADA бәйсез комиссиясе хисабы дөнья күргәннән соң 2017 елда Сочида узасы бобслей һәм скелетон дөнья чемпионаты Германиянең Кенигзее шәһәренә күчерелде.

21 декабрьдә Русиянең биатлончылар берлеге Төмәндә дөнья касәсе этабын уздырудан баш тартты. Норвегия, Британия һәм Чехия биатлон федерацияләре 9-12 мартта Төмәндә узарга тиешле дөнья биатлон беренчелеге этабына бойкот белдерүе турында игълан иткән иде.

2018 елда Русия футбол дөнья чемпионатын кабул итәргә тиеш.

XS
SM
MD
LG