Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Гыйлметдинов Азюрка, "Тәртип FM" һәм "биш бабай" турында


Гыйлметдинов: "Азюркада компромисс табарга кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:21 0:00

30 гыйнвар матбугат очрашуында Русия Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов Азюрка мәктәбендә яулык тыюга һәм "Тәртип" радиосы ябылуга фикерен белдерде. Азатлык хәбәрчесе Гыйлметдиновтан шулай ук татар телен яклаучыларны нигә “биш бабай” дип рәнҗетүен һәм үзенең пенсиягә чыккач нәрсә эшләячәген сорады.

– Азюркадагы (Белозерье) хәлләргә карата сез нинди фикердә? Сезнеңчә, мәктәптә яулык бәйләргә ярыймы?

– Вазгыять гади түгел. Мин Мордовия администрациясе һәм безнең милли-мәдәни автономия белән элемтәдә торам. Алар андагы дәүләт идарәләре вәкилләре белән Азюркага берничә тапкыр бардылар, әгәр кирәк булса, мин дә кушылырга әзер икәнлегемне әйттем. Бу сорауда компромисс таба белергә кирәк дип саныйм. Ике як та уртак фикергә килергә тиеш. Бүген төбәк идарәчеләре форма кию кагыйдәләрен үзләре кабул итә, әгәр укучылар һәм укытучылар татарча-мөселманча киенсәләр, ә икенче як моңа каршы килмәсә, бар да яхшы булыр иде. Әмма шуны әйтәсем килә: бездә белем бирү – дөньяви. Мәктәпкә дини мәсьәләләр белән килсәк, без җәмгыятьне бүлгәләп бетерәчәкбез, моңа берничек тә юл куярга ярамый.

Гыйлметдинов: "Тәртип радиосы ябылганчы ук мөрәҗәгать итәргә иде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

– Илдар әфәнде, беләсездер, "Тәртип FM" радиосы 1 февральдән эшләмәячәк. Казандагы 33 ешлыкның икесе генә татарча. Хәзер "Тәртип"не FM ешлыкка кайтаруны сорап имза җыю бара. Сез бу юнәлештә ярдәм күрсәтә аласызмы?

– Минем ул ешлык белән шөгыльләнгәнем юк, әйтә алмыйм. Бөтен юнәлештә дә мин эшләп бетерә алмыйм инде, бу сорауларны республика, Казан депутатларына да бирегез, алар да бергәләп карасыннар. Әгәр дә бу мәсьәләдә безнең ярдәм кирәк икән, без, әлбәттә, әзер.

Андый хәлләр булды бит инде: факт килеп туа - ниндидер конкурска татар радиосын ачарга баралар, урын ала алмыйлар, кире борып кайтаралар. Шуннан соң безгә ризасызлык белдерүчеләр булды. Андый нәрсәләрне алдан эшләргә кирәк. Без тиешле комиссияләргә, тиешле түрәләргә чыгып, үз юлларыбыз, үз элемтәләребез белән катнашыр идек. Бер яки берничә ай кала алдан әйтергә була бит, без урманда яшәмибез, барлык контактларыбыз бар.

Гыйлметдинов: "Биш бабай” кемне дә рәнҗетмәдем"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:48 0:00

Сез күптән түгел бер әңгәмәдә татар телен яклаган ТИҮ вәкилләрен "биш бабай" дип рәнҗеттегез. Алар пенсиядә булса да, пикетларга чыга, чаралар оештыра. Ә сез пенсиягә чыккач ни эшләргә җыянасыз?

– Чыгышымда бернинди дә "биш бабай" хакында әйтелмәгән иде, сүз нәрсә турында барганын игътибар белән укыгыз. Мин әйттем, Татарстанда беркем дә рус теленә каршы чыгыш ясамый, ә бабайлар нидер әйтә икән, бу аларның фикере һәм аның белән дә исәпләшергә кирәк дидем. Милли-мәдәни автономия җитәкчесе, оешмаларны тел, милләт, мәдәният, традицияләрне саклауга этәрүче кеше буларак, пенсиягә кадәр дә, аннан соң да бу эшләрне дәвам итәчәкмен. Аеруча Татарстаннан читтә. Анда милләтне саклау мәсьәләләре аеруча җитди тора, аларга булышырга кирәк.

XS
SM
MD
LG