Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларның асаба халык булуын исбатлаган китапны тарату туктатылган


Кырым федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Айдер Меметов
Кырым федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Айдер Меметов

Кырым федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Айдер Меметовның "Кырымтатарларның килеп чыгышы" дип аталган яңа китабы инде ике ай таратылмый ята. “Сәбәбен белмим, ләкин болай дәвам итсә, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкмен”, ди автор.

“Кырымтатарларның килеп чыгышы хакында китап берничә ел элек планлаштырылган иде. Китапта 2-2,5 мең ел элек Кырымда яшәгән кырымтатарларның борынгы ата-бабалары - таврлар, скифлар, киммерлар хакында бәян ителә. Аларның тамгалары, тормышы, гореф-гадәтләре һәм күп кенә башка экстралингвистик мәгълүматлар китерелә. Кызганычка, аңлашылмаган сәбәпләрдән, инде ике айдан бирле мин китапны ала алмыйм. Миңа, имеш, кемдер китапны таратуга рөхсәт итми дип әйттеләр. Китап бюджет акчасына чыгарылды, аның бер нөсхәсе миндә бар, китап белән алар нәрсә эшләмәкчеләрдер, мин белмим", дип сөйләде Айдер Меметов Азатлыкка.

"Кырымтатарларның килеп чыгышы" китабы
"Кырымтатарларның килеп чыгышы" китабы

"Моның сәбәбен ничек күзалыйсыз?" дигән сорауга: "Мин сәбәбен белмим, ләкин кайбер мәгълүматларга күрә, китапның эчтәлеге кемгәдер ошамаган, әмма миңа бу хакта шикаять итүче булмады. Китапның зур өлеше җитди гыйлми нәшерләрдә чыкты, сынаудан узды һәм ул инде өлешчә интернетта да бар", диде Меметов.

Халыкны манкортка әйләндерү өчен беренче чиратта аның тарихын, аннары телен, әдәбиятын, гореф-гадәтләрен тартып алырга кирәк

"Сез китапта кырымтатарларның Кырымда асаба халык булганын исбатлыйсыз, төп сәбәп менә шул түгелме?" дигән сорауга: "Моны беркем кире кага алмый. Без үзебезнең тарихыбызны тирән өйрәнә башлыйбыз. Халыкның тарихы булмаса, ул юкка чыга. Бу билгеле. Халыкны манкортка әйләндерү өчен беренче чиратта аның тарихын, аннары телен, әдәбиятын, гореф-гадәтләрен тартып алырга кирәк. Шулай итеп халыкны манкортка әйләнә. Ләкин шуны да әйтер идем, бу манкортлар үз халкына хезмәт итми генә түгел, алар Русия дигән илгә дә файдасыз", диде профессор.

"Кырымтатарларның килеп чыгышы" китабы
"Кырымтатарларның килеп чыгышы" китабы

Айдер Меметовның китабын чыгарган Медиаүзәк белән имзалаган килешү нигезендә, китап чыккан соң 90 көн дәвамында аңа гонорар урынына китапның 30 нөсхәсе бирелергә тиеш, ләкин бу китаплар әлегә аңа бирелмәгән. "90 көн узганнан соң мин мәхкәмәгә мөрәҗәгать итергә мәҗбүр булачакмын", диде ул.

Бу китап дәүләт хисабына милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенгә дучар ителгәннәр эшләре буенча дәүләт комитеты каршындагы Исмәгыйль Гаспринский исемендәге Медиаүзәк тарафыннан чыгарылган иде. Бу үзәктә 2016 елның ахырында чыккан китаплар инде китапханәләргә таратыла башлаган, әмма Меметовның китабын беркемгә бирмиләр. Аны Медиаүзәк чыгарган китаплар урнаштырылган стендтан да алганнар. Өстән тагын ниндидер күрсәтмә көтәләр дигән имеш-мимешләр йөри.

"Кырымтатарларның килеп чыгышы" китабы
"Кырымтатарларның килеп чыгышы" китабы

Китап 300 нөсхәдә чыккан. Кырымтатарларның этногенезында катнашкан киммерлар, скифлар, таврлар, греклар, сарматлар, саклар, аланнар, готлар, һуннарга аерым бүлекләр багышланган. Шулай ук китапта төрле чорда табылган артефактларның фотолары да бирелә.

Рәсми булмаган мәгълүматларга күрә, китапка Кырым җәмәгать пулатының кайбер әгъзалары каршы булган, шул сәбәптән милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенгә дучар ителгәннәр эшләре буенча дәүләт комитеты китапны таратуны туктаткан. Ләкин шуны да фаразларга мөмкин, китапны таратуны туктату, киресенчә, аңа иң яхшы реклама була ала.

"Кырымтатарларның килеп чыгышы" китабы
"Кырымтатарларның килеп чыгышы" китабы

XS
SM
MD
LG