Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чистай җәмәгате" эше нигезендә гаепләнүче тугыз кешене 16 елдан алып 24 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү хөкеме чыкты


"Чистай җәмәгате" эше мәхкәмәдә карала
"Чистай җәмәгате" эше мәхкәмәдә карала

Пәнҗешәмбе Казан хәрби гарнизон мәхкәмәсендә "Чистай җәмәгате" эше нигезендә гаепләнүчеләргә хөкем карары укылды. Тугыз кешегә, гомумән алганда, 170 елга ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарылды.

23 мартта өч хөкемдар Михайл Мартьянов һәм Станислав Трофимчикны 16 елга, Рамил Абитов һәм Айрат Ситдыйковны 19 елга, Алмаз Галиев һәм Җәүдәт Ганиевне 18 елга, Руслан Гафуровны 17 елга, Рафаэль Зариповны 23 елга, ә төркем лидеры дип табылган Марат Сабировны 24 елга ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарды. Хөкем ителүчеләр кырыс шартлы колониягә җибәреләчәкләр.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков гаепләнүчеләр Рафаэль Зарипов белән Марат Сабировка гомерлек, калган җиде кешегә 22 елдан 24 елга кадәр төрмә җәзасы сораган иде.

"Чистай җәмәгате" эше ябык ишекләр артында каралды, журналистларны кертмәделәр.

"Чистай җәмәгате" эше нигезендә хөкем эше 2016 елның 26 октябрендә Казан хәрби гарнизон мәхкәмәсе бинасында башланды.

Тугыз кеше террорчылык берлеге оештыруда, анда катнашуда, террор гамәлләре кылуда, террор гамәлләренә өндәүдә, канунсыз рәвештә утлы корал әзерләүдә һәм икътисади җинаятьләр кылуда гаепләнде.

Тикшерүчеләр түбәндәге версияне алга сөрде: 2007 елда Чистайда үзен "Татарстанның төп мөҗаһиде" дип санаган Рәис Миңгалиев һәм Марат Сабиров "Чистай җәмәгате" төркемен булдырган. Соңрак Миңгалиев "Татарстан мөҗаһидләре" дигән террор төркемен булдырган. Алар аны "Кавказ Әмирлеге"нең Идел буе филиалы буларак таныткан. Беренче "әмир" Рәис Миңгалиев "Кавказ Әмирлеге" җитәкчесе Доку Умаровка ант китереп Вәлиулла Якъгубны үтергән һәм Илдус Фәизгә һөҗүм ясаган, шуннан соң интернетта ике видеомөрәҗәгать чыгарган. Бу – тикшерүчеләр белдерүе.

Тикшерүчеләр 2012 елдан 2013 елның августына кадәр Миңгалиев һәм Сабиров төзегән оешмага Татарстаннан 32 яшьлек Рафаил Зарипов, 38 яшьлек Айрат Ситдыйков, 36 яшьлек Алмаз Галиев, 25 яшьлек Михаил Мартьянов, 29 яшьлек Руслан Гафуров, 39 яшьлек Җәүдәт Ганиев, 29 яшьлек Станислав Трофимчик һәм 53 яшьлек Рамил Абитов кергән дип саный.

Шулай ук тикшерү 2013 елның ноябрендә алар "Түбән Кама Нефтехим" корылмаларына кулдан ясалган реактив ракеталар очырган, Чистайда чиркәүләргә һәм Яңа Чишмә районы Ленино авылында гыйбадәтханәгә ут төрткәннәр дип бара.

2014 елда Чистайда уздырылган махсус чара барышында төркемнең оештыручысы дип аталган Рәис Миңгалиев һәм аның төркемдәше дип аталган бер кеше юк ителән иде.

Берничә ел элек Чистай мөселманнарына карата Түбән Камада кулланылган газаплаулар күпләрне тетрәндерде. Үз гаебен танысын өчен 33 яшьлек Алмаз Галиевнең җенси әгъзасы киселүе турында мәгълүм булгач, тәртип саклау оешмаларында ул аны үзе эшләгән дип акландылар. 29 яшьлек Рафаил Зариповның әтисе Ракыйп Зарипов Азатлыкка улының хәлсез рәвештә идәндә ятканын сөйләгән иде.

"Адвокат күргәндә ул хәрәкәтләнә алмаган, үз көче белән ятакка менеп ята алмаган. Тәне һематомалар белән капланган, умыртка сөягенә, җенси әгъзаларына зыян килгән, сидек куыгы шартлаган", диде ул.

Татарстанда чиркәүләр яндыру нигезендә ачылган җинаять эше белән бәйле ике мөселманга карата мәхкәмә утырышлары 2014 елда узды. Илнур Садтаровны ике елга, Рушан Хөснетдиновны өч елга ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарылды.

XS
SM
MD
LG