Шул ук вакытта русияләрнең 53 проценты ил ватандашлары дәүләт алдындагы бурычларын үти дип саный. Һәр җиденче кеше капма-каршы фикердә тора, дип яза Интерфакс.
Салымнарны түләүдән качу мөмкинлеге булса, аны түләмәсәң дә ярый дип санаучылар саны 26 процент тәшкил итә. Респондентларның 65 проценты мондый караш белән килешми. Русияләрнең 10 проценты бу сорауга җавап бирмәгән.
Сораштыру 31 март - 3 апрельдә Русиянең 137 авыл һәм шәһәрләрендә яшәүче 1600 кеше арасында уздырылган.