Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәгариф идарәсен янә Лилия Әхмәтҗанова җитәкләячәк


Лилия Әхмәтҗанова
Лилия Әхмәтҗанова

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсен янә Лилия Әхмәтҗанова җитәкләячәк. Ул элекке елларда шул вазифада инде эшләгән иде.

Министрлык сайтында бу вазифа әлегә буш булып күренсә дә, Бизнес-онлайн басмасына бу хакта хәбәрне мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте раслаган. Элегрәк милли мәгариф идарәсен Эльвира Зарипова җитәкләгән иде.

Соңгы елларда Лилия Әхмәтҗанова Казанның Фатиха Аитова исемендәге 12нче санлы кызлар гимназиясенең мөдире булды. Аңарчы ул Татарстан мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсен җитәкләгән иде инде. "Вечерняя Казань" хәбәр иткәнчә, аны бу вазифага министр Рәфис Борһанов үзе чакырган, чөнки, аның сүзләренчә, ул "үз эшен белә".

Кайбер чыганаклар хәбәр иткәнчә, Әхмәтҗанова инде 12нче гимназия хезмәткәрләре белән саубуллашкан. Мәктәп мөдире вазифаларын мөдирнең тәрбия эшләре өчен җаваплы урынбасары Зөлфирә Рәхмәтуллина башкара.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында җитәкчеләрне алыштыру декабрьдә башланды. 4 декабрь Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттаховның вазифасыннан китүе билгеле булды, аның урынына министр булып Рәфис Борһанов билгеләнде. Фәттахов белән бергә милли мәгарифне баккан урынбасар Илдар Мөхәммәтов та китте, аның вазифасына Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин кереште. Борһанов үзенең икътисад мәсьәләләре өчен җаваплы урынбасары итеп Азат Шәраповны билгеләде.

XS
SM
MD
LG