Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шигърият бәйрәме Казаннан Кырлайга күчереләме?


Шигърият бәйрәме, 26 апрель 2017
Шигърият бәйрәме, 26 апрель 2017

Җомга кичендә Шигърият бәйрәменең быел Казанда да, Кырлайда да узачагы турында хәбәр ителде. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткән. Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, бәйрәм гадәти урынында, Тукай һәйкәле янында узачак. Тукай бүләге ияләре дә шунда игълан ителәчәк. Бәйрәмнең төгәл вакыты әлегә билгеле түгел, тик Казанда һәм Кырлайда чаралар бер үк вакытта узмаячак диелә.

15 апрельдә ​ел саен Казанда Тукай һәйкәле янында уза торган Шигърият бәйрәменең быел Казанда түгел, ә Арча районы Кырлай авылында үткәрелү ихтималы турында хәбәр таралган иде. Ул көнне Татарстан президенты иҗат әһелләре белән очрашачак һәм бу очрашу Кырлайда булырга мөмкин диелде.

Азатлык бу хәбәрне раслауны, 26 апрель кайда нинди чаралар узачагын сорап Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итте. "Бу хакта комментар бирмибез, 21 апрель матбугат очрашуы була, бу мәсьәлә шунда ачыкланыр", дип җавап бирделәр.

Шулай да бәйрәмнең Кырлайда узачагын Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла Азатлыкка өләшчә раслады. Әмма ул да бу әле хәл ителмәгән дип искәртте. Шигърият бәйрәменең төп оештыручылары – Татарстан Язучылар берлеге белән Мәдәният министрлыгы. Ул кайда узачак, бу эшкә күпме финанс бүленә, сценарий да алар карамагында.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

— Кырлайда уздыру турында фикер бар, әмма бу төгәл хәл ителмәгән. Ни өчен Кырлайда, чөнки хакимият андагы инфраструктураны яхшыртырга, камилләштерергә тели. Ул да бит Тукайга бәйле мөһим үзәк, аңа игътибарны арттырырга кирәк. Ник бәйрәмне анда зурлап оештырмаска? Анда да шул ук татар халкы яши. Эш шунда ки, Кырлайда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар зыялылары белән очраша. Планда шул каралган. Ул очрашу озак дәвам итсә, Казанга соң кайтылачак. Ә ул көнне Казан бәйрәмсез калмый, 17.00дә М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында тантаналы кичә була, анда Тукай премиясе лауреатларын игълан итеп котлау булачак. Ягъни Казан да бәйрәмсез калмый.

Кырлай да Тукайга бәйле мөһим үзәк, ник бәйрәмне анда зурлап оештырмаска?

Дөресен әйтергә, танырга кирәк, бу Шигърият бәйрәменә кешеләр куып китерелә, бюджет оешмаларына, мәктәпләргә "разнарядка" бирелә, алар санны тутырыр өчен мәйданда басып тора. Язучылар үпкәләгән, ачуланган була, әмма үзләре дә чыкмаган очраклар бар. Беләм бит барысын да, үзем дә шул татар кешесе. Ә Кырлайдан трансляция булачак, аны һәркем карый алачак, аңлавымча, автобуслар да оештырылачак. Кем тели, шул бара алачак. Әмма тагын бер кат кабатлыйм: болар әле хәл ителмәгән, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Азатлык гадәттә бу тантананы алып баручы театр артистына да шалтыратты, ул да бәйрәмнең Казанда түгел, Кырлайда узачагын әйтте.

Азатлык берничә татар зыялысына мөрәҗәгать итеп, Шигърият бәйрәменең Казаннан Кырлайга күчерелү ихтималына карата фикерләрен сорады.

Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина быелгы Шигърият бәйрәме турында Язучылар берлеге идарәсендә сөйләшү булганын һәм анда катнашканын әйтте. Ул да 26 апрель зур тантана Кырлайда узу ихтималын әйтте. Аның фикеренчә, бәйрәм Казаннан китәргә тиеш түгел.

Дания Заһидуллина
Дания Заһидуллина

— Бу хакта идарәдә фикер алышу булды. Узган елны пандемия аркасында бәйрәм булмый калды. Чир әле дә юкка чыкмады, шуңа борчыла торганнардыр дип уйлыйм. Һәрхәлдә мин шулай дип аңладым. Мин үзем Шигърият бәйрәме Казаннан китәргә тиеш түгел дип саныйм. Быел Кырлайда узса да, ул монда әйләнеп кайтырга тиеш, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Шигърият бәйрәме совет чорыннын бирле Казанда Тукай һәйкәле янында оештырыла. Ул төрле буын, төрле өлкә кешеләрен берләштерде. Бәйрәмгә милли интеллигенция җыела, Тукай бүләге ияләре игълан ителә иде. Шагыйрь, язучы, рәссам, артистлар, җырчылар, фән әһелләре, руханилар, укытучылар, студент һәм мәктәп укучылары бер мәйданга җыела иде.

Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров Шигърият бәйрәме - халык бәйрәме һәм Тукайның юбилей елында Казандагы мәйдан буш тору хурлык булачак диде.

Әзһәр Шакиров
Әзһәр Шакиров

— Мин бу хәбәрне дөрес түгел дип саныйм. Тукай бәйрәмен Арчада гына уздырырлык шәхес түгел ул. Узсын анда да, әмма Казанда, татарның башкаласында Тукай искә алынмыйча, мәйданда халык белән аның шигырьләре сөйләнмичә, тыңланмыйча мөмкин түгел. Күз алдына да китереп булмый. Бу бит озак еллар дәвам иткән, кешеләрне берләштергән традиция. Узган елны, аңлашыла, пандемия иде, әмма быел бар нәрсә ачык бит. Мин һәр елны 15 апрель көнне Татар зиратына барам, Шигърият бәйрәменә дә чыгарга тырышам. Казандагы Шигърият бәйрәме – ул халыкныкы. Халыктан аны аерырга ярамый. Тукай халык белән бергә Казанда зурланырга тиеш. Бу бәйрәм – татарның йөзе. 135 еллыгын зурлап Казанда уздыра алмасак, хурга калабыз, диде ул.

Язучы Марсель Галиев та Шигърият бәйрәмен Кырлайга күчерү ихтималын ишеткән. Аның әйтүенчә, бу - көтелмәгән хәл. Аның фикеренчә, бәйрәм Казанда да, Кырлайда да узарга тиеш.

Рабит Батулла, Марсель Галиев һәм Вахит Имамов Шигърият бәйрәмендә, 2019 ел
Рабит Батулла, Марсель Галиев һәм Вахит Имамов Шигърият бәйрәмендә, 2019 ел

— Еллар буе Тукай һәйкәле янында уздыруга күнеккән идек бит. Икенче көнне Кырлайда да бәйрәм була торган иде. Шуның бозылуы сәерсендерә. Аны пандемиягә бәйләп аңлаталар. Ә аңа бәйләп аңлату һәр нәрсәне аклый. Һәр нәрсәне аклар өчен шуңа гына бәйләргә кирәк.

Болай үзем элеккечә узса бик матур булыр иде дип уйлыйм. Инде Кырлайга баручы кешеләрне билгеләгәннәр дип ишеттем, мине әле чакыручы юк. Үземнең дә белешкәнем юк. Мин алай белешеп тә йөри торган кеше түгел. Казанда булса, анда баруым табигый, башкача була да алмый, ди ул.

Вакытында "Мин татарча сөйләшәм" акциясе 26 апрель оештырыла башлагач, аны Шигърият бәйрәменә альтернатива дип кабул итүчеләр булды. Әмма бу татар чараларының санын арттырды гына. Гадәттә Шигърият бәйрәме Тукай һәйкәле янында тәмамлангач, халыкның бер өлеше яшьләр уздырган чараны карарга Бауман урамына төшә иде.

"Мин татар сөйләшәм!" акциясен оештыручыларның берсе, музыкант Ильяс Гаффар Шигърият бәйрәме ул Казанның йөзе һәм ул көнне татар телендә никадәр күп чаралар булса, шул кадәр отышлы дигән фикердә. 26 апрель белән генә чикләнмичә ул көнне Казанда татар теле белән бәйле мөмкин кадәр күбрәк чаралар уздырырга кирәк дип саный ул.

Ильяс Гаффар
Ильяс Гаффар

— Безнең бит ел саен 26 апрель Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" чарасы уза. Барыбыз да бәйрәмне шунда уздырабыз. Минем дусларның һәм безне тыңлый торган яшьләрнең җыелу урыны – Бауман урамы. Үзем Шигърият бәйрәмен телевизордан карап, матбугаттан укып кына ишеткәнем һәм күргәнем бар.

Өлкән буын өчен Тукай һәйкәле янына бәйрәмгә җыелу – традиция. Шәһәр уртасыннан каядыр читкә күчерү билгеле бер кыенлыклар тудырырга мөмкин. Бездә бит тел һәм әдәбият белән шөгыльләнә торган оешмалар бар, алар да чаралар оештырсын. Мәктәпләр укучылар өчен чаралар оештыра ала. Минемчә, шәһәрдә татар теленә һәм әдәбиятына багышланган чаралар никадәр күбрәк булса, шул кадәр әйбәтрәк. Кырлайда да Тукайга, телгә багышланган чара узсын. Тукайның туган ягы бит ул, анда да бәйрәм кирәк, ди ул.

Быел Кырлайда Шигърият бәйрәменең узуын хуплаучылар да бар. Мәсәлән, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев. Аның фикеренчә, Кырлайда Шигърият бәйрәмен зурлап уздыру күркәм күренеш, әмма Казанда мәйдан буш калуы матур түгел. Ул пандемия дигән сәбәп уйдырма дип саный.

Фәнил Гыйләҗев
Фәнил Гыйләҗев

— Тукай көнендә Шигърият бәйрәме Арчада да, Чаллыда да, бөтен җирдә узарга тиеш. Әмма ул Казанда да узсын. Бәлки пандемия сәбәпле Казанда уздырмаска булганнардыр. Әмма театрлар эшләп тора, ә бу урамда уза торган чарада катнашу театрга килүдән иминрәк. Былтыр 30 августта Республика көне дә, башка бәйрәмнәр дә, пандемиягә карамастан, узды бит. Казанда Шигърият бәйрәменә бик теләп йөри идем, әмма Кырлайга бара алмаячакмын, ди Гыйләҗев.

Шагыйрь Рифат Сәлах "татар рухының үзәге булган Казанда Шигърият бәйрәмен уздырмау бик зур хата" диде Азатлыкка.

Рифат Сәлах
Рифат Сәлах

— Шигърият бәйрәмен Казанда уздырмау халыкның мөнәсәбәте нинди булыр икән дип тикшереп карау да була ала. Мин Казанда Шигърият бәйрәмен уздырмауга каршы. Халкыбыз гомер-гомергә ел саен шунда җыелырга өйрәнгән. Безнең башкача җыелу мөмкинлегебез дә калмады, ә монда бернинди сәяси шигарләр дә әйтелми. Бу мәсьәләне Татарстан язучылар берлеге уңай хәл итәргә тиеш. Язучылар берлеге Казанда оештырмаса, шигырь сөючеләрнең үзләре генә анда җыелуы рөхсәт ителмәгән урам чарасы дип кабул ителергә мөмкин, без канун бозучы дип таныла алабыз. Казанда уздырыла торган бәйрәмне читләштерү – бик начар тенденциянең бер күрсәткече. Мин Кырлайдагы бәйрәмгә дә барырмын бәлки, әмма Казандагы бәйрәмдә катнашу өчен берничә сәгать вакыт җитә иде, Кырлайга барып кайтуга бөтен көнем узачак дигән сүз. Төрле сәбәпләрдән бик күп кеше Кырлайга бара алмаска мөмкин. Казан – татар шигъриятенең, әдәбиятының үзәге. Күп шагыйрьләр, язучылар нәкъ менә Казанга тартылган", ди Сәлах.

Түрәләр Шигърият бәйрәме актуальльген югалтты, ул совет чорыннан калган бәйрәм дип фикер йөртергә мөмкин. Яңарту, заманчалаштыру кирәк дип фикерләргә дә мөмкиннәр. Азатлык аралашкан берничә кеше бу бәйрәмгә кешеләр административ ресурс белән китертелә, халыкка кызык түгел, шуңа аны башкача уздырырга телиләр дигән фикерне әйтте. Күрәсең, бу бәйрәмне Кырлайга күчерүне аклау чарасы. Әмма мондый кимчелек бар икән һәм моны оештыручылар таный икән, димәк Шигърият бәйрәменә PR җитми, аны оештыру аксый. Чараны кәнфиткә төреп биргәндә, заманча сулыш өргәндә, аның форматына үзгәреш кертелсә, кешеләрне мәҗбүр итеп китертү дә кирәкмәс иде. Димәк төп җитешсезлек оештыруда.

Элекке елларда, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев булганда, Шигърият бәйрәменә ул да килә иде. Соңгы елларда бу күзәтелми. Әгәр хәзерге президент Рөстәм Миңнеханов та бу көнне халык белән бергә булса, бәлки Шигърият бәйрәменә дә дәрәҗә өстәлер иде.

2000нче еллар башында Путин вертикале белән башланган чигенүләр, 2017 елда федераль үзәктән мәгариф өлкәсенә булган һөҗүм аркасында Татарстанда, Казанда татар мохите тарайганнан тарая бара. Казанда милли үзәкләр оптимальләштерелә, яңалары ачылмый. "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасы Милли китапханәгә бирелде, әмма татар үзәге булган "Казан" милли-мәдәни үзәк булдырылмады, Меңъеллык музее таратылды, яңа бинасы ачылмады. Татар яшьләре сорап йөргән татар үзәге дә булдырылмады, аларга вәгъдә ителгән бина һаман буш тора.

Татар милли хәрәкәтенә басым көчәйде. Алар да бинасыз калды гына түгел, Татар иҗтимагый үзәге дә, "Азатлык" татар яшьләре берлеге дә пикет, җыеннар уздыруга ирешү өчен сират күперен уза. Аларга үз хокукларын белдерергә җыелыр өчен үзәктән читтә урын бирелә. 2020 елда Хәтер көнен уздыру кыл өстендә иде, бүген аның активистлары мәхкәмәләрдә йөртелә, штраф салына. Болар барысы да татарлар тарафыннан басым, читкә этәрелү буларак кабул ителә.

  • 2020 елда пандемия сәбәпле Шигърият бәйрәме Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан онлайн форматта үткәрелде. Тукай бүләге ияләрен президент 30 август Милли китапханә ачылу тантанасында котлады.
  • 2019 елда Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме оештырылды, әмма аның ярты өлешендә аерым язучы, шагыйрьләр Kazan Expo-га китте, чөнки 26 апрельнең төп чарасы шунда узды, Рөстәм Миңнеханов та анда катнашты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG