Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәйхразиев Татар яшьләре форумы вәкилләрен Милли шурага кертергә теләми


Дөнья татар яшьләре форумы оештырган Бишбалта бистәсенә сәяхәт, 11 июль 2022
Дөнья татар яшьләре форумы оештырган Бишбалта бистәсенә сәяхәт, 11 июль 2022

Дөнья татар яшьләре форумы вәкилләре Милли шура әгъзаларын ким дигәндә 50 процентка алыштырырга кирәк, анда яшьләрне кертү зарур дип саный.

Дөнья татар конгрессы корылтаенда Милли шурага сайлаулар уздырылу уңаеннан Дөнья татар яшьләре форумы шурага үз вәкилләрен тәкъдим иткән һәм аларны да намзәтләр исемлегенә кертүне сораган, әмма Милли шура җитәкчесе бу тәкъдимне кабул итмәгән.

Берничә көн элек Дөнья татар яшьләре форумы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменә "Милли шураның хәзерге әгъзалары арасында татар яшьләреннән вәкилләр аз булуын, татар оешмаларына яңа кадрлар әзерләү һәм яшьләрне Дөнья татар конгрессы оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү мәсьәләләре актуаль булуын искә алып", форум вәкилләре Ленария Мөслимова, Мөхәммәт Мәдьяров һәм Илнар Гарифуллинны Милли шурага кертергә сорап хат язган иде. Форумның тагын бер вәкиле Айрат Фәйзрахманов Милли шура исемлегенә башта кертелгән булса да, соңрак анда керүдән үзе баш тарткан.

Татар яшьләре форумы вәкиле Гарифуллин сүзләренчә, Милли шура әгъзаларын ким дигәндә 50 процентка алыштырырга кирәк, чөнки "анда хәзер олы яшьтәгеләр күп, алар күбесе актив түгел". Милли шурага яшьләр кертелмәсә, аның киләчәге булмаячак дип саный ул.

Соңгы вакытта Татар конгрессына шикаятьләр ешайды. 28 июльдә Казанның Ирек мәйданында "Азатлык" татар яшьләр берлеге активисты ялгыз пикет уздырды. Пикетчы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның үз вазифасыннан китүен таләп итте.

Азатлык берлеге лидеры Наил Нәбиуллин "Соңгы биш елда конгресс татар халкының милли хокукларын яклаудан читләште. Татарстанның Мәскәү белән шартнамәсе озатыйлмаганда да, президент институты бетерелгәндә дә, мәктәпләрдән татар теле кысрыклап чыгарылганда да Конгресс дәшмәде. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар да игътибарсыз калды, аеруча миллионлаган татар яшәгән Башкортстандагы татарларыбыз игътибардан читкә тибелде", диде.

Нәбиуллин сүзләренчә, Шәйхразиев вакытында татар милли хәрәкәтенең бәйсез оешмаларына да басым көчәйде, Татар иҗтимагый үзәге хәтта экстремист дип танылды, һәм татар конгрессы берни дәшмәде, берни эшләмәде. "Сабантуйлар, җыр-бию белән генә ерак китеп булмый. Бу уңайдан татар конгрессыннан татар халкының милли хокукларын яклавын таләп итәбез. Соңгы биш елда күреп торабыз – Шәйхразиев белән эшләп булмый", ди Азатлык лидеры.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте активистлары да Татар конгрессының эшчәнлегеннән канәгать түгел. "Соңгы елларда Конгресс тулысынча Путинга ялагай, мескен хәлдә калды" дип саный алар.

Дөнья татар конгрессының оешуына быел утыз ел тула. 30 июль–3 август Казанда конгрессның VIII корылтае узачак. Быелгы җыен Путинның Украинага каршы башлаган сугышы һәм шул сәбәпле илдә ныгый барган тоталитар культура шартларында узачак. Әлеге вакытта корылтайның документларын әзерләү эше бара. Инде Казанга килгән кайбер делегатлар әйтүенчә, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев корылтай исеменнән Путинның Украина сугышын яклаган карар кабул иттерергә тели. Моны ул үзе дә яшермәде, Бизнес Онлайнга әңгәмәсендә дә әйтте.

Күпчелек делегатлар моның белән килешми һәм Конгрессның чираттагы корылтае татар мәсьәләрен генә тикшерергә һәм карарларын да шул өлкәдә генә кабул итәргә тиеш дип саный. Алар фикеренчә, Русия агрессиясен ачыктан-ачык хуплау Конгрессның бигрәк тә чит илләрдәге татар оешмалары белән элемтәләрен өзәчәк, зур таркаулыкка китерәчәк. Моңардан тыш андый милитаристик белдерүләр Татар конгрессының халыкара мәйдандагы йөзенә тап төшерәчәк һәм аның Русия силовиклары контролендә булуын күрсәтәчәк. Билгеле булганча, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка әлегә халыкара чикләүләр кертелмәгән, ә менә Татар конгрессы Шәйхразиев тырышлыгы белән Украинага басып керүне якласа, бу Миңнехановның да халыкара тырышлыкларына зыян салып, чикләүләргә китерә ала дип исәпли читтән килгән делегатлар.

Корылтайга 1 500 кеше чакырулы, шуларның 1 меңе – делегатлар, 500е – кунаклар. Җыенга чакырылган 45 ил вәкиленең 10сы Казанга килүдән баш тарткан. Аның каравы, фетнәчел "ДНР", "ЛНР" делегатлары җыенга киләчәк диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG