Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шәйхразиев татарлар хокукларын якламады". Казанда Милли шура рәисе китүе таләбе белән пикет узды


Казанда пикет
Казанда пикет

Пикетны оештыручы "Азатлык" яшьләре берлеге вәкилләре сүзләренчә, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев татарларның милли мәнфәгатьләрен кайгыртмый.

28 июльдә Казанның Ирек мәйданында, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры белән Дөнья татар конгрессы бинасы каршында "Азатлык" татар яшьләр берлеге активисты ялгыз пикет уздырды. Пикетчы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның үз вазифасыннан китүен таләп итте.

Пикетта "Шәйхразиев, кит!" шигаре күтәрелде. Азатлык берлеге лидеры Наил Нәбиуллин белдерүенчә, пикетлар сериясе дөнья татар конгрессының чираттагы юбилей корылтае уңаеннан уздырылачак. "Бүгенге пикетның сәбәбе – соңгы биш елда конгрессның татар халкының милли хокукларын яклаудан читләшүе. Ул татарларның милли тормышын күрсәтүче кыяфәтен чыгаручы бер оешмага әверелде. Конгресс Татарстанның Мәскәү белән шартнамәсе озатыйлмаганда да, президент институты бетерелгәндә дә, мәктәпләрдән татар теле кысрыклап чыгарылганда да дәшмәде. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар да игътибарсыз калды, аеруча миллионлаган татар яшәгән Башкортстандагы татарларыбыз игътибардан читкә тибелде", диде Нәбиуллин Азатлыкка. Ул быел татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын бер генә укучы тапшыруын да искә алды. Бу да конгрессның гаебе, ди ул.

Нәбиуллин сүзләренчә, Шәйхразиев вакытында татар милли хәрәкәтенең бәйсез оешмаларына да басым көчәйде, Татар иҗтимагый үзәге хәтта экстремист дип танылды, һәм татар конгрессы берни дәшмәде, берни эшләмәде. "Сабантуйлар, җыр-бию белән генә ерак китеп булмый. Бу уңайдан татар конгрессыннан татар халкының милли хокукларын яклавын таләп итәбез. Соңгы биш елда күреп торабыз – Шәйхразиев белән эшләп булмый", ди Азатлык лидеры.

Наил Нәбиуллин хәбәр итүенчә, типография плакат эчтәлеге белән бик кызыксынган, плакатның ни турында икәнлеген белгәч, полиция чакырган.

Дөнья татар конгрессының оешуына быел утыз ел тула. 30 июль–3 август Казанда конгрессның VIII корылтае узачак. Быелгы җыен Путинның Украинага каршы башлаган сугышы һәм шул сәбәпле илдә ныгый барган тоталитар культура шартларында узачак. Әлеге вакытта корылтайның документларын әзерләү эше бара. Инде Казанга килгән кайбер делегатлар әйтүенчә, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев корылтай исеменнән Путинның Украина сугышын яклаган карар кабул иттерергә тели. Моны ул үзе дә яшермәде, Бизнес Онлайнга әңгәмәсендә дә әйтте.

Күпчелек делегатлар моның белән килешми һәм Конгрессның чираттагы корылтае татар мәсьәләрен генә тикшерергә һәм карарларын да шул өлкәдә генә кабул итәргә тиеш дип саный. Алар фикеренчә, Русия агрессиясен ачыктан-ачык хуплау Конгрессның бигрәк тә чит илләрдәге татар оешмалары белән элемтәләрен өзәчәк, зур таркаулыкка китерәчәк. Моңардан тыш андый милитаристик белдерүләр Татар конгрессының халыкара мәйдандагы йөзенә тап төшерәчәк һәм аның Русия силовиклары контролендә булуын күрсәтәчәк. Билгеле булганча, Татарстан президенты Миңнехановка әлегә халыкара чикләүләр кертелмәгән, ә менә Татар конгрессы Шәйхразиев тырышлыгы белән Украинага басып керүне якласа, бу Миңнехановның да халыкара тырышлыкларына зыян салып, чикләүләргә китерә ала дип исәпли читтән килгән делегатлар.

Конгресс эшчәнлеген мәгънәсез чаралар үткәрүгә генә калдырган Шәйхразиев үз эшен "сәяси мәсьәләрне күтәрмәскә" дигән принципка нигезләнеп алып бара, ләкин нәкъ менә сугыш мәсьәләсендә конгрессны агрессив сәясәткә кертеп җибәрергә тели.

Корылтайга 1 500 кеше чакырулы, шуларның 1 меңе – делегатлар, 500е – кунаклар. Җыенга чакырылган 45 ил вәкиленең 10сы Казанга килүдән баш тарткан. Аның каравы, фетнәчел "ДНР", "ЛНР" делегатлары җыенга киләчәк диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG