Accessibility links

Татар конгрессының 30 еллык деградациясе


Дөнья татар конгрессы корылтаенда катнашучылар, 2017 ел
Дөнья татар конгрессы корылтаенда катнашучылар, 2017 ел

Тиздән Казанда Дөнья татар конгрессының VIII корылтае башлана. Азатлык бар корылтайлар тарихын өйрәнеп, Татар конгрессының нинди үзгәрешләр кичерүен анализлады. Кайчандыр мәртәбәле булган шушы оешманың татар дәүләтчелеге, милли мәгариф, федерализм өлкәләренә караган белдерүләре ничек үзгәрде?

30 июль көнне Казанда Дөнья татар конгрессының VIII корылтае башлана. Быел ул мәгълүм булган кискен шартларда узачак: февраль аенда Русия Украинага һөҗүм итте, чит илләр белән элемтәләр өзелде диярлек, читтә яшәүче татарларның зур өлеше сәяси яки икътисади сәбәпләрдән Казанга кайта алмый.

Быел Татар конгрессының 30 еллыгы билгеләнә. 1992 елда оешкан бу иҗтимагый оешма, Русия һәм Татарстан кебек үк, 30 елда бик үзгәрде. Конгресс оешкан 1992 елда җыенда сүз татар дәүләтчелеген торгызу, суверенлык, Берләшкән милләтләр оешмасы белән хезмәттәшлек турында барса, 2017 елда инде андый кыю темалар күтәрелмәде.

30 елда Татар конгрессы ничек үзгәрде? Моны аңлар өчен без Татар конгрессының 4 корылтае документларын өйрәнеп чыктык:

  • I җыен (1992 ел)
  • II җыен (1997 ел)
  • V җыен (2012 ел)
  • VI җыен (2017 ел)

Әлеге корылтайларда күтәрелгән темалар һәм утырышларның ахыргы документларына (резолюция, карарлар, мөрәҗәгатьләр) кергән төп темаларда аермаларны барладык.

1. ДӘҮЛӘТЧЕЛЕК, СУВЕРЕНИТЕТ

Беренче һәм икенче Татар конгрессы җыеннары милли күтәрелеш һәм суверенитет елларында узганга, аларда бу темалар шактый күп күтәрелгән. Рәсми кабул ителгән документларда да Татарстан татар дәүләтчелеген торгызу күренеше буларак бәяләнә. Соңгы конгрессларда исә сүз күбесенчә президент атамасын саклау һәм Татарстан белән Русия шартнамәсенең "уңай тәэссир"е турында барды.

  • 1992 ел: Конгресс карарында меңьеллык дәүләтчелеге булган татар халкының дәүләтчелекне озак вакытлар югалтып торганнан соң, үзенең дәүләтен яңадан аякка бастыруы әйтелә.
  • 1997 ел: Резолюциядә Татарстандагы уңай үзгәрешләр республиканың суверен дәүләт, халыкара хокук нормаларына нигезләнүче дәүләт буларак формалашуына бәйле дип аңлатыла.

    Конгресс мөһим санаган бурыч дип цивилизацияле рәвештә, Русия белән үзара килешү нигезендә татар халкының дәүләтчелеген торгызу процессын дәвам итү атала.
  • 2012 ел: Татарстан суверенитеты референдумы телгә алына, ул федераль үзәк белән тотрыклы мөнәсәбәтләр булдыруда төп фактор дип атала.
  • 2017 ел: Русия җитәкчелегенең "халыкара аренада илнең мәнфәгатьләрен яклау курсы", Русиянең халыкларын саклау һәм үстерүдә програм чаралары хуплана.
Дөнья татар конгрессы корылтаенда катнашучылар, 2012 ел
Дөнья татар конгрессы корылтаенда катнашучылар, 2012 ел

2. МӘСКӘҮ БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТ, ФЕДЕРАЛИЗМ

Беренче һәм икенче конгресс документларында республика суверенитеты, аның Русия белән мөнәсәбәтләрне тигез төзү һәм алып бару турында күп язылган. Соңгы корылтай резолюцияләрендә исә сүз нигездә президент атамасын саклау һәм Мәскәү белән шартнамә әһәмияте турында гына бара, бу бары тик Мәскәүгә үтенеч рәвешендә генә яңгырый.

  • 1992 ел: Төп игътибар Татарстан суверенлыгына юнәлә, ул татар халкының тигезлеккә табигый хокукы белән аңлатыла. Татарстанның Русия һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләр тигез хокуклы килешүләр нигезендә башкарыла диелә.
  • 1997 ел: Татарстанның суверенитетын "тирәнәйтү" әһәмияте әйтелә, шул ук вакытта федераль үзәк белән элемтәләр ныгыту һәм үстерү кирәклеге дә телгә алына. Русиядә "Татарстан моделе" уңай дип бәяләнә.
  • 2012 ел: Русия еш телгә алына. Федераль үзәк, башка төбәкләр белән төзелгән килешүләр шартнамәләр әһәмияте, федератив мөнәсәбәтләрне саклау һәм үстерү кирәклеге әйтелә.
  • 2017 ел: Федерализм телгә алынмый диярлек. Татарстан белән Русиянең Шартнамә әһәмияте телгә алына (2017 елда шартнамә гамәлдән чыкты), Дәүләт шурасының Татарстан президенты атамасын саклау мөрәҗәгате хуплана.

3. МИЛЛИ МӘГАРИФ

1990нчы елларда милли мәгарифне барлыкка китерү, балалар бакчаларыннан башлап югары уку йортына кадәр эзлекле мәгариф системны төзү эше барды, бу Конгресс җыеннары, документларында да чагылыш таба. Моннан тыш Милли университетны булдыру, латин графикасына күчү кебек таләпләр дә куела.

2012 һәм 2017 елда исә татар җыеннары "саклану" позициясенә күчә, федераль үзәкнең милли мәгарифкә һөҗүмен артык тәнкыйтьләмичә, милли мәгарифне саклау өндәмәләре кулланыла.

  • 1992 ел: Милли мәгарифне әле үстерә башлау дәверендә документларда аның турында күп әйтелми. Татар конгрессы карарында тел, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә максатчан комплекслы програмнар төзүгә һәм аларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү турында язылган.
  • 1997 ел: Мәктәпкәчә балалар оешмаларыннан алып югары уку йортларына, фән һәм мәдәнияткә, медиа чараларына кадәр булган барлык объектларны үз эченә алган мәгариф һәм тәрбия системын булдыру һәм үстерү турында әйтелә. 2000 елга кадәр татар дәүләт университетын булдыру максаты куела. Татарның милли мәгарифен үстерү кирәклеге кат-кат телгә алына. Татар телен латин графикасына күчерү мөһим дип атала.
  • 2012 ел: Бу чорда милли мәгариф өлкәсендә зур проблемнар, федераль үзәк басымы инде ачык күренә башлый, бу Конгресста да чагыла. Резолюциядә милли мәгарифкә зур урын бирелә, Русиядә берничә ел дәвам иткән мәгариф реформаларының туган телдә белем алу хокукын юкка чыгаруы ачыктан әйтелә.

    Документта милли мәгариф системын саклау, бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру мөмкинлеген булдыру таләп ителә. Татар телен дистанцион белем алу мөмкинлеге кирәклеге дә әйтелә. Мәктәпләрдә татар телен укыту халәтен өйрәнү, мониторинг кирәклеге турында сүзләр дә бар.
  • 2017 ел: Милли мәгариф турында таләпләр шактый йомшартыла. Туган телдә белем алу хокукы искәртелә, БДИны татарча тапшыру мөмкинлеге, укучыларның үз туган телләрен өйрәнү хокукы телгә алына. Резолюциядә Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү турында сүзләр юк (2017 елда Путин кушуы белән татар теле ихтыяри укытыла башлый).
Дөнья татар конгрессы корылтаенда катнашучылар, 2017 ел
Дөнья татар конгрессы корылтаенда катнашучылар, 2017 ел

4. БАШКА ДӘҮЛӘТЛӘР, ХАЛЫКАРА ОЕШМАЛАР БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТ

Беренче татар конгрессларында Татарстан һәм Конгресс үзе халыкара субъект буларак бәяләнә, конгресс резолюциясендә аны хәтта Берләшкән Милләтләр Оешмасына кертү тәкъдиме дә бар. Соңгы җыеннарда исә Татарстан һәм татар халкы Русиянең әгъзасы буларак кына белдерү ясый, Русиянең тышкы сәясәте хуплана, АКШ санкцияләре исә тәнкыйтьләнә.

  • 1992 ел: Конгресс делегатлары Җир йөзендә тынычлык һәм туганлыкны ныгытуны саклау омтылышын белдерә, халыкара хокук һәм кеше хокукларының Гомуми Декларациясе кагыйдәләренә омтылуын әйтә. Татар конгрессы Берләшкән Милләтләр Оешмасыннан Татарстанның дәүләт суверенлыгын, мөстәкыйльлеген тануны сорый. Татарстан үсеше демократик юллар белән баруы аерым искәртелә.
  • 1997 ел: Татар халкының халыкара хокук аңына ия булуы әйтелә. Татарстанның халыкара мәйданга чыгуы югары бәяләнә, Татарстанның Русия, БДБ илләре һәм башка чит илләр белән элемтәләр ныгыту һәм үстерү кирәклеге әйтелә.
  • 2012 ел: Татарстанның һәм татар халкының халыкара өлкәдә урыны турында аерым әйтелми. Татарларның башкорт корылтае, башка халыклар милли мәдәни оешмалары, Татарстан халыклар ассамблеясе белән генә элемтәләр үсеше кирәклеге телгә алына.
  • 2017 ел: Чит илләре белән элемтәләр тулысынча Русия карамагына бирелә, АКШның Русиягә карата санкцияләре тәнкыйтьләнә, Русиянең тышкы сәясәте хуплана.

5. ТАТАРСТАННАН ЧИТТӘ ЯШӘҮЧЕ ТАТАРЛАР

Беренче татар конгрессларында Татарстаннан читтә яшәүче татарларны оешманың карамагына алу, аларга һәрьяклап ярдәм итү әһәмияте әйтелә. Соңгы конгресс җыеннарында бу эш инде Русиянең җаваплы оешмаларына "күчерелә", аерым алганда, чит илләрдә яшәүче татарлар белән "Россотрудничество" оешамасы аша эшләү күздә тотыла.

  • 1992 ел: Конгресс үзенә Татарстаннан читтә яшәүче татарларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатын куя. Барлык татарларның этник-региональ мәнфәгатьләрен яклау турында әйтелә.
  • 1997 ел: Русия төбәкләре һәм чит илләрдә яшәүче татарларга һәрьяклап ярдәм итү кирәклеге ассызыклана. Татарстанга күчеп кайтучыларга ярдәм чараларын күрү турында әйтелә. Татарлар кайда гына яшәсә дә, төп бурыч булып милләтне, телне, мәдәниятне саклау диелә.
  • 2012 ел: Чит илләрдәге татарлар белән эшләүдә "Россотрудничество", "Росзарубежцентр" кебек оешмалар белән хезмәттәшлекне киңәйтү кирәклеге әйтелә. Русиядә милли-мәдәни мохтарият белән актив эш итү телгә алына.
  • 2017 ел: Читтәге татарлар белән хезмәттәшлекне тулысынча Русия тышкы эшләр министрлыгы һәм "Россотрудничество" аша алып бару күзаллана. Башка илләр һәм төбәкләр белән хезмәттәшлек "омтылышы" турында әйтелә. Читтәге татарлар өчен "Татар иле", "Ана теле", "Татар әдәбияты үзәге" сайты, ТНВ-планета каналы эшләгәне телгә алына.

Дөнья татар конгрессының VIII корылтае быел 30 июльдән 3 августка кадәр дәвам итәчәк. Җыенда конгрессның 30 еллыгы да билгеләп үтеләчәк. Корылтайга 1 500 кеше чакырулы, шуларның 1 меңе – делегатлар, 500е – кунаклар. Очрашу вакытында катнашучылар төрле секцияләрдә эшләр дип көтелә.

Быел дөнья татар конгрессы корылтае кысаларында узачак фикер алышу мәйданчыкларында татар теле мәсьәләсе аерым тема буларак күтәрелмәячәк. Корылтай програмында бу темага урын табылмаган. Мәгариф темасы милли үзаң тәрбияләү кысаларында каралачак дип көтелә.

Корылтай Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы вакытында уза. Бу уңайдан, җыенга чит илләрдән килүче делегатлар кимүе әйтелде. Корылтайга чакырылган 45 ил вәкиленең 10сы Казанга килүдән баш тарткан. Аның каравы, фетнәчел "ДНР", "ЛНР" делегатлары җыенга киләчәк диелде.

Белешмә: Дөнья татар конгрессы

1992 елның июнендә Казанда татар халкының беренче корылтае җыела. Анда Татарстан, Русия һәм чит илләрдән делегатлар катнаша. Әлеге җыенда Дөнья татар конгрессын, аның башкарма комитетын оештыру карары кабул ителә.

1998 елның апрелендә оешма Русия Юстиция министрлыгында теркәлү үтә һәм "Бөтендөнья татар конгрессы" иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге статусын ала.

Татар конгрессының барлыгы җиде корылтае үтте: 1992, 1997, 2002, 2007, 2012, 2017 һәм 2018 елда (соңгысы чираттан тыш корылтай). 2022 елның 1-2 августында сигезенче корылтай уза.

Оешманың җитәкчеләре: Индус Таһиров (1992-2002), Ринат Закиров (2002-2020), Васил Шәйхразиев (2017 елдан Милли шура рәисе), Данис Шакиров (2020 елдан башкарма комитет җитәкчесе).

Дөнья татар конгрессы 458 милли-мәдәни оешманы берләштерә, Татарстанда һәм Русиядә – 311, 45 чит илдә 147 татар оешмасы белән хезмәттәшлек итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG