Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вы сделали то, что не сделал официальный Татарстан". Проекту "Әйдә! Online" 5 лет


21 февраля исполнилось 5 лет запуску проекта "Әйдә! Online" на сайте Азатлык радиосы. Что удалось сделать за это время? Кто и как пользуется нашим проектом? Предлагаем подстрочный перевод материала, который вышел на сайте Азатлык, со словариком.

"Әйдә! Online"ны булдыру (создание) теләге (желание) Азатлык редакциясендә 2017 ел көзеннән соң (после осени), Татарстанда татар теле мотлак укытылу (обязательное преподавание) туктаганнан соң (после остановки) барлыкка килде (появилось). Мәктәпләрдә (в школах) тел өйрәнү мөмкинлекләре кимесә (если уменьшаются возможности изучения языка), онлайн проектлар артырга тиеш (должно вырасти количество), теләгән кешегә (желающему человек) телне интернеттан үзләштерү форсатларын (возможности освоить) булдырырга кирәк (надо создать), дип карар кылынды (было решено).

Словарик

тел өйрәнү – изучение языка,
мөмкинлек – возможность,
барлыкка килү – появиться,
үзләштерү – освоить,
зур ихтыяҗ – большая необходимость,
иркен сөйләшү – свободно разговаривать,
аралашу – общаться,
әдәби әсәр – литературное произведение,
күрсәткеч – показатель,
кызык – интересно,
урынлы – уместно,
кулланабыз – используем,
мәгълүмат – информация,
кирәкле эш – нужное дело.

Биш ел эшебез шуны күрсәтте (показал следующее) – татар теленә ихтыяҗ зур (нужда большая), аның белән төрле милләт (разные народы), төрле яшь (разные возраста), җенес (пол), төрле ил кешеләре (люди из разных стран) кызыксына (интересуются), өйрәнергә тели (хотят изучить). Мотивация төрле булса да, максат бер (цель одна) – татарча аңлый башларга (начинать понимать), иркен сөйләшергә (свободно разговаривать), аралашырга (общаться).

Биш елда Азатлыкның "Әйдә! Online" проекты күпсанлы (многочисленные) курслар һәм материаллар әзерләде (подготовило): татар телен башлангыч (начальный) һәм дәвам итүчеләр (продолжающие) өчен өйрәнү онлайн-курсы, видеодәресләр, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби әсәрләр (литературные произведения), тестлар, татар җырлары белән дәресләр һәм башка төрле курслар... Уңышыбызның күрсәткече (показатель нашего успеха) – социаль челтәрләрдә дистәләрчә мең язылучы (десятки тысяч подписчиков), сайтта язмаларны йөзләрчә мең тапкыр (сотни тысяч) укулар.

Әмма, әлбәттә, безнең өчен иң мөһим бәя (самая важная оценка)укучыларыбызның сүзләре (слова наших читателей). Узган елны без татар телен "Әйдә! Online" ярдәмендә укыткан һәм укыган кешеләр белән (с людьми, которые преподают и изучают) сөйләшкән идек. Быел без үзенең онлайн татар мәктәбен булдырган Алимә Сәлахәтдинова фикерләрен сораштык (спросили мнение).

"Әйдә! Online яшьләргә кызыклы булган форматта эшли"
(Әйдә! Online работает в формате, интересный для молодёжи)

Алимә Сәлахетдинова, "Alima Academy" онлайн татар мәктәбе җитәкчесе (руководитель), Аризона университетында татар теле курсы укытучысы

Алимә Сәләхетдинова
Алимә Сәләхетдинова

— "Әйдә! Online" проектын мин аның эшли башлавыннан бирле (с тех пор, как он работает) карап һәм кулланып барам (смотрю и использую). Грамматика видеолары кызык (интересны), кыска видеодәресләрне дә бик яратам (очень люблю).

"Alima Academy" онлайн мәктәпне эшләткәч (когда запустила), үзем һәм укытучыларым бер проблемга юлыктык (столкнулись): татар теле дәреслекләре (учебники) чын контекстка туры килми (не подходят), алар укучылар дөньясы белән кисешми (не пересекаются с мирами учеников) кебек. Ә "Әйдә! Online"дагы темалар сайланышы (выборка) һәрвакыт актуаль, укучыларга да кызыклы. Яңа ел җитә икән (если наступает Новый год), "Әйдә! Online"да бу темага материаллар чыга (выходят материалы на эту тему), җәй җитү белән (с наступлением лета) җәй турында тестлар, дәресләр чыга, бу бик урынлы (это очень уместно).

Һәр материалда сүзлекчә (словарик), теге яки бу темага сүзлек запасы (словарный запас) булуы бик җайлы (очень удобно). Татар телен укытканда (во время преподавания) бу бик кирәкле материал. Әдәби әсәрләрне күп кулланабыз (много используем), аудио булулары да мөһим (важно), моның өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә (хочется сказать отдельное спасибо). Булат Шәйми катнашында төшерелгән (снятые при участии) видеоларны да бик яратабыз, балалар да аларны кызыксынып карый.

Бүгенге көндә балалар, яшьләр "клиплы аң" белән яши (живут с "клиповым сознанием"), алар мәгълүматны (информацию) бик тиз һәм бер фото рәвешендә алырга күнеккән (привыкли получать), интернетта үскән буын бит алар (они ведь поколение, выросшее в интернете). "Әйдә! Online" нәкъ шул форматта эшли (работает именно в этом формате), шуңа күрә яшьләр арасында бу бик популяр да. Грамматиканы визуаль күрсәтеп аңлата алуыгыз да бик кирәкле эш (нужное дело).

[...]

"Сез Татарстан рәсми органнары эшләмәгән эшне эшләдегез"
(Вы сделали работу, которую не сделали официальные органы Татарстана)

"Әйдә! Online" туган көне алдыннан (перед днём рождения) без укучыларга мөрәҗәгать итеп (обратившись), алардан безнең проект турында фикерләрне, тәкъдимнәрне (мысли, предложения) сорадык. Иң кызыклы җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез (предлагаем самые интересные ответы):

Подстрочный перевод этих комментариев мы не предлагаем, так как они изначально написаны на русском языке. Можете найти их в оригинале здесь.

Кристи:

— "Әйдә! Online" проектына безнең өчен тырышканы өчен зур рәхмәт. Сез безгә шулкадәр матур булган татар телен өйрәнергә ярдәм итәсез. YouTube-та сезнең видеодәресләрне карарга бик яратам. Күбрәк аудиолар чыгарсагыз, яхшы булыр иде, татар җырлары, мәдәният турында материаллар да кызыклы булыр. Эшегезне дәвам итегез, без моны бик кадерлибез.

Алина Таёкина:

— Сезнең проектыгыз – бу юнәлештә иң яхшыларның берсе, бәлки, иң яхшысы! Кызганычка, минем гаиләмдә тел югалган. Әнием татар, ул православ динен кабул итте һәм үз милләтеннән баш тартта. Әби һәм аның туганнары татарча сөйләделәр, ләкин безне беркайчан да өйрәтмәделәр. Ә миңа үземә татар мәдәнияте һәрвакыт бик кызыклы булды. Яшь барган саен миңа тамырларымнан аерылу авыррак була барды. Узган елны мин татар телен өйрәнү карарын кабул иттем. Яртылаш кына татар булсам да, үземне татар дип атый алам дип саныйм. Татар кызы – горур яңгырый, мин бу сүзләрдә үземне күрәм. Татар теленең яшәвен һәм чәчәк атуын телим, ассимиляция, урыслаштыру, глобализация сәбәпле юкка чыкмавын телим. Мин аны өйрәнәчәкмен һәм балаларыма да өйрәтәчәкмен.

Сезнең проектыгыз миңа татар телен өйрәнергә бик ярдәм итә. Мин башлангыч дәрәҗәдә, видеоларыгыз бик булыша. Грамматика видеолары бик файдалы. Заманча эшләвегез дә бик ошый, сездә төрле матур форматлар бар, сез мәгълүматны аңлашылган телдә аңлатасыз. Теләкләрдән: грамматика турында озынрак видеолар кирәк. Сез минем өчен татар теле матурлыгын ачтыгыз, югалтканны кайтарырга мөмкинлек бирдегез, зур рәхмәт!

Тимур Гыйлданов:

— Сез Татарстан рәсми органнары эшләмәгән эшне эшләдегез.

***

Прочитать материал полностью на татарском языке и без подстрочного перевода можно на сайте Радио Азатлык.

В рубрике "Читаем на татарском" есть произведения татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Вы уже подписались на нас в TikTok? Мы также есть
в Вконтакте, Telegram и Instagram.

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG