Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рәсми Татарстан эшләмәгән эшне эшлисез". Азатлыкның "Әйдә! Online" проектына 5 ел


Азатлыкның татар телен өйрәнүчеләр өчен "Әйдә! Online" проектына 5 ел тулды. Бу проектны кемнәр һәм ничек куллана? Ул татар телен өйрәнүчеләргә нинди төр материаллар тәкъдим итә? 5 еллык эшчәнлеккә кыска нәтиҗә ясыйбыз.

Вакыт тиз оча, әле күптән түгел генә Азатлык татар телен өйрәнүчеләр өчен махсус проект эшләтеп җибәргән иде. Бүген инде "Әйдә! Online" тел өйрәнү проектына 5 ел тула.

"Әйдә! Online"ны булдыру теләге Азатлык редакциясендә 2017 ел көзеннән соң, Татарстанда татар теле мотлак укытылу туктаганнан соң барлыкка килде. Мәктәпләрдә тел өйрәнү мөмкинлекләре кимесә, онлайн проектлар артырга тиеш, теләгән кешегә телне интернеттан үзләштерү форсатларын булдырырга кирәк, дип карар кылынды.

Биш ел эшебез шуны күрсәтте – татар теленә ихтыяҗ зур, аның белән төрле милләт, төрле яшь, җенес, төрле ил кешеләре кызыксына, өйрәнергә тели. Мотивация төрле булса да, максат бер – татарча аңлый башларга, иркен сөйләшергә, аралашырга.

Биш елда Азатлыкның "Әйдә! Online" проекты күпсанлы курслар һәм материаллар әзерләде: татар телен башлангыч һәм дәвам итүчеләр өчен өйрәнү онлайн-курсы, видеодәресләр, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби әсәрләр, тестлар, татар җырлары белән дәресләр һәм башка төрле курслар... Уңышыбызның күрсәткече – социаль челтәрләрдә дистәләрчә мең язылучы, сайтта язмаларны йөзләрчә мең тапкыр укулар.

Әмма, әлбәттә, безнең өчен иң мөһим бәя – укучыларыбызның сүзләре. Узган елны без татар телен "Әйдә! Online" ярдәмендә укыткан һәм укыган кешеләр белән сөйләшкән идек. Быел без үзенең онлайн татар мәктәбен булдырган Алимә Сәлахәтдинова фикерләрен сораштык.

"Әйдә! Online яшьләргә кызыклы булган форматта эшли"

Алимә Сәлахетдинова, "Alima Academy" онлайн татар мәктәбе җитәкчесе, Аризона университетында татар теле курсы укытучысы

— "Әйдә! Online" проектын мин аның эшли башлавыннан бирле карап һәм кулланып барам. Грамматика видеолары кызык, кыска видеодәресләрне дә бик яратам.

Алимә Сәләхетдинова
Алимә Сәләхетдинова

"Alima Academy" онлайн мәктәпне эшләткәч, үзем һәм укытучыларым бер проблемга юлыктык: татар теле дәреслекләре чын контекстка туры килми, алар укучылар дөньясы белән кисешми кебек. Ә "Әйдә! Online"дагы темалар сайланышы һәрвакыт актуаль, укучыларга да кызыклы. Яңа ел җитә икән, "Әйдә! Online"да бу темага материаллар чыга, җәй җитү белән җәй турында тестлар, дәресләр чыга, бу бик урынлы.

Әдәби әсәрләрне күп кулланабыз, аудио булулары да мөһим, моның өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә

Һәр материалда сүзлекчә, теге яки бу темага сүзлек запасы булуы бик җайлы. Татар телен укытканда бу бик кирәкле материал. Әдәби әсәрләрне күп кулланабыз, аудио булулары да мөһим, моның өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә. Булат Шәйми катнашында төшерелгән видеоларны да бик яратабыз, балалар да аларны кызыксынып карый.

Бүгенге көндә балалар, яшьләр "клиплы аң" белән яши, алар мәгълүматны бик тиз һәм бер фото рәвешендә алырга күнеккән, интернетта үскән буын бит алар. "Әйдә! Online" нәкъ шул форматта эшли, шуңа күрә яшьләр арасында бу бик популяр да. Грамматиканы визуаль күрсәтеп аңлата алуыгыз да бик кирәкле эш.

Глобализация вакытында мондый онлайн контентның булуы - бик мөһим

Гомумән, юмор, шаяртулар белән эш итүегез бик уңышлы. Үзем күзәткәнемчә, нәкъ мондый видеолар, рәсемнәр төрле чатларда, социаль челтәрләрдә яхшы тарала. Үзебез күбрәк Америка, Канада балаларына татар телен укытабыз, аларга да татарча нәкъ шундый контент кирәк. Глобализация вакытында мондый онлайн контентның булуы бик мөһим, күбрәк булса иде ул.

"Әйдә! Online" материалларын мин Аризона университетында татар телен укытканда да кулландым. Диалоглар, аудиолар ул яктан нык ярдәм итә.

Теләкләргә килгәндә, татар телен өйрәнү юнәлешендә зур бер ихтыяҗ бар: татар телен инглиз теле аша өйрәнү. "Әйдә! Online" да материал аңлатканда кайчак инглиз телен дә куллана алса, кулланылышы тагын да артыр иде, дип уйлыйм. Чит илдә яшәүче татарлар, Америка, Канада, Европада татар телен өйрәнүчеләр һәм камилләштерүчеләр бу очракта күп файда күрер иде, — дип сөйләде Алимә Сәлахетдинова Азатлыкка.

"Сез Татарстан рәсми органнары эшләмәгән эшне эшләдегез"

"Әйдә! Online" туган көне алдыннан без укучыларга мөрәҗәгать итеп, алардан безнең проект турында фикерләрне, тәкъдимнәрне сорадык. Иң кызыклы җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез (исемнәрне Telegram-дагы кулланучылар исемнәре белән бирәбез, кайбер шәрехләр кыскартылган):

Кристи:

— "Әйдә! Online" проектына безнең өчен тырышканы өчен зур рәхмәт. Сез безгә шулкадәр матур булган татар телен өйрәнергә ярдәм итәсез. YouTube-та сезнең видеодәресләрне карарга бик яратам. Күбрәк аудиолар чыгарсагыз, яхшы булыр иде, татар җырлары, мәдәният турында материаллар да кызыклы булыр. Эшегезне дәвам итегез, без моны бик кадерлибез.

Алина Таёкина:

Татар теленең яшәвен һәм чәчәк атуын телим, ассимиляция, урыслаштыру, глобализация сәбәпле юкка чыкмавын телим

— Сезнең проектыгыз – бу юнәлештә иң яхшыларның берсе, бәлки, иң яхшысы! Кызганычка, минем гаиләмдә тел югалган. Әнием татар, ул православ динен кабул итте һәм үз милләтеннән баш тартта. Әби һәм аның туганнары татарча сөйләделәр, ләкин безне беркайчан да өйрәтмәделәр. Ә миңа үземә татар мәдәнияте һәрвакыт бик кызыклы булды. Яшь барган саен миңа тамырларымнан аерылу авыррак була барды. Узган елны мин татар телен өйрәнү карарын кабул иттем. Яртылаш кына татар булсам да, үземне татар дип атый алам дип саныйм. Татар кызы – горур яңгырый, мин бу сүзләрдә үземне күрәм. Татар теленең яшәвен һәм чәчәк атуын телим, ассимиляция, урыслаштыру, глобализация сәбәпле юкка чыкмавын телим. Мин аны өйрәнәчәкмен һәм балаларыма да өйрәтәчәкмен.

Сезнең проектыгыз миңа татар телен өйрәнергә бик ярдәм итә. Мин башлангыч дәрәҗәдә, видеоларыгыз бик булыша. Грамматика видеолары бик файдалы. Заманча эшләвегез дә бик ошый, сездә төрле матур форматлар бар, сез мәгълүматны аңлашылган телдә аңлатасыз. Теләкләрдән: грамматика турында озынрак видеолар кирәк. Сез минем өчен татар теле матурлыгын ачтыгыз, югалтканны кайтарырга мөмкинлек бирдегез, зур рәхмәт!

Тимур Гыйлданов:

— Сез Татарстан рәсми органнары эшләмәгән эшне эшләдегез.

Kia ora:

— Иң шәп проект, ул телнең нинди заманча була алуын күрсәтә. Сез телне саклау өчен бик мөһим эш эшлисез, ул бик тиз югала. Урыслаштыру бик көчле, моны аңлау да кыен. Мин тирә-якта балалар татарча белми, ата-аналары телне белсә дә. Барысын да әрлим, телне өйрәнсеннәр, ялкауланмасыннар. Күбрәк аудиоматериаллар телим. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!

83549 83549 исемле кулланучы:

Татарлар көнкүрештә кулланмаган, шуның аркасында онытылып барган сүзләрне дә сездә табып, сөйләмгә кертеп җибәрергә була

— Мин татарча яхшы беләм, чеп-чи татармын. Ләкин бу проектыгызны мин кызыксынып карыйм, чөнки татарлар көнкүрештә кулланмаган, шуның аркасында онытылып барган сүзләрне дә сездә табып, сөйләмгә кертеп җибәрергә була, хайван, кош, балык, үсемлек исемнәренең татарча атамалары күбесе күптән кулланылмый бит инде, ни аяныч. Һәм татар телен өйрәнәселәре килүчеләр булуы шулай ук мине бик шатландыра. Өйрәтүчеләргә дә, өйрәнүчеләргә дә зур рәхмәт, саваплы эш.

"Әйдә! Online" тәкъдим итә

  • "Әйдә! Online" үз эшен берничә платформада алып бара. Барлык яңа материаллар проектның сәхифәсендә чыгып бара. 4 ел дәвамында укучылар өчен татар телен өйрәнә башлаучылар курсы, дәвам итүчеләр курсы, аудиокурс әзерләнеп чыкты. Бу курслар ярдәмендә телне онлайн өйрәнеп була, сүзләр һәм текст материаллары видео, аудио, тестлар һәм интерактив биремнәр кебек контент белән баетылган.
  • Моннан тыш татар теле проекты төрле темаларга кызыклы шәлкемнәр тәкъдим итә. "Читаем на татарском" шәлкемендә татар һәм дөнья классикасының, заманча әсәрләрнең кыскартылган һәм адаптацияләнгән текстлары, аудиолары тәкъдим ителә. Кайбер әсәрләр татарча безнең сайт сәхифәсендә дөньяны беренче тапкыр күрә.
  • "Музыкальный татарский" сәхифәсендә танылган классик һәм заманча татар җырларына анализ, кызыклы фактлар һәм төрле башкару вариантлары бирелә.
  • "Тесты" бүлегендә татар теленә кагылган интерактив уеннар һәм сынаулар тәкъдим ителә.
  • Иң популяр язмалар "Полезное" дип аталган шәлкемгә карый. Анда тел өйрәнүчеләр өчен төрле темаларга файдалы материаллар, тупланмалар, төрле лексика җыелмаларын таба аласыз.
  • "Әйдә! Online" Азатлыкның иң кызыклы материалларын татарча яхшы белмәгән укучылар өчен өлешчә тәрҗемә итеп, катлаулы сүзләрне аңлатып бирә. Моның өчен аерым "Изучаем татарский с Азатлык" дигән шәлкем бар. Аерым видеодәресләр дә әзерләнә, алар атна саен диярлек сайтта да, социаль челтәрләрдә дә чыгып бара.

Кайбер башка рубрикалар:

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG