Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алсу Кормашеваны тоткарлау уңаеннан


Алсу Кормашева
Алсу Кормашева

18 октябрьдә Казанда Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашева тоткарланды һәм аны 48 сәгатькә тоткарлау үзәгенә бикләделәр. Һәркемдә "Ни өчен?" дигән сорау туа. Моны сез мәкалә азагында белерсез, әлегә Алсуның үзе турында сүз.

Алсу Кормашева Азатлык Радиосында 20 елдан артык эшли. Шул чорда ул кеше хокуклары, бигрәк тә хатын-кызлар, милли азчылыклар хокуклары турында язды, гаилә проблемнарын, хатын-кызларга карата көч куллану, кыйнау очракларын яктырты.

Хатын-кызлар темасы, гомумән, аның яраткан темаларыннан булып кала. Алсу әзерләгән мәкаләләрдә төрле милләтләрнең көчле һәм акыллы хатын-кызларын күрсәтү, җәбергә дучар булганнарны яклау беренче урында тора.

Алсу кырымтатарлар, аларның аяныч язмышы, аннексиядән соңгы тормышы турында да язмалар әзерләде. Аның бар шул язмалары татар, инглиз, урыс телләрендә чыкты һәм яңгырады.

Әмма Алсуның төп күңел эше, әлбәттә, татар теленең язмышын, аның киләчәген кайгырту, аны саклап калу өчен хәлдән килгәнен эшләргә тырышу булды. Һәм ул моны сүздә генә түгел, гамәлләр белән ныгытып килә - балаларын ана теленә өйрәтү белән бергә читтәге татар яшьләрен дә туган телгә кире кайтару өчен уку әсбаплары эшли. Бу тырышлыкларын Европадагы милли азчылыклар тәҗрибәсенә ниггезләнеп алып бара, бу өлкәдәге проектларны күзәтеп тора.

2018 елда Азатлык радиосы "Әйдә!Online" дигән татар телен укыту проектын ачып җибәрде. Татарстанның үзендә дә татар телен укыту кискен кимегән бер чорда, телнең абруе төшкәндә, аңа кызыксынуны төрле юллар белән арттыру максатында эшләнде бу. Алсу бу проектны җитәкләүчеләрнең берсе.

"Әйдә!Online" проектын күзәткән укучылар атна саен диярлек Алсуның мөлаем һәм әниләрчә иркә, йомшак тавышын ишетми калмый. Татар телен өйрәнүчеләр өчен аудиодәресләрне ул яздырта, күп кенә өйрәтү видеоларын да яңгырата. Тел өйрәнүчеләр өчен татар классикасы һәм татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләргә дә аудиокитапларны күбесенчә ул укый. Хезмәттәшләренә еш кына, бу эш киләчәктә дә татар теленә файда китерер, аның үсешенә үз өлешен кертер дип әйтеп килә ул.

Алсу Кормаш тел өйрәнүчеләр өчен яздырткан аудиоларын "Әйдә!Online" архивында тыңлап була. Монда сезгә "Болын" повестенең кыскартылган аудиосын тыңларга тәкъдим итәбез.

Әлбәттә, "Әйдә!Online"-да аның эше аудиолар яздыртудан гына гыйбарәт түгел. Проект эшли башлауның беренче көненнән үк ул һәр материалны үзенең игътибарлы күзе белән укып, карап чыгып, төзәтә; укучыларга аңлаешлы, хатасыз материал барып җитсен дип тырыша. Татар телен бездән укыйлар икән, аны хатасыз, матур тел итеп өйрәнсеннәр, ди Алсу.

Журналист кына түгел, редактор буларак та, Алсу искиткеч зур оештыру сәләтенә ия. Ул һәрвакыт кирәкле кешене таба белә, аның белән ничек кирәк, шулай оста сөйләшә, үзе белән эшләгән хезмәттәшләрнең көчле якларын кулланырга өйрәтә.

Үзе белән эшләгән хезмәттәшләренә ул гел шәхси үсеш һәм дөньяга карашларын киңәйтү өчен, һәм дә эштә кулланырлык та файдалы сылтамалар, төрле видеолар, подкастлар һәм башкаларны җибәреп тормаган бер көне дә юк. "Кара әле, инглизчә менә шундый кызыклы ресурс бар, әйдә, моны "Әйдә!Online"-да татарча да эшләп карыйк әле", "Кичә шундый кызыклы подкаст тыңладым, татар телендә дә андый нәрсә булса иде" диюләре һәм башка мондый җылы, үсешкә юнәлгән хәбәрләрне аннан алу – гадәти күренеш.

Алсу белән эшләүче барлык хезмәттәшләр дә аның һәрвакыт профессионал, максатчан һәм тырыш булуын әйтеп килә. Татар телендә дә сыйфатлы һәм матур, эчтәлекле язмалар чыксын, тел өйрәнүчеләр өчен аудиосы да, видеосы да, башка төрле материаллар җитәрлек булсын дип тырыша ул.

Һәм менә шундый Алсу Кормашеваны федерал хакимият нидә гаепләргә маташа соң?

Моның өчен федераллар бик үзенчәлекле маддә куллана - ул Русиянең Җинаять кодексында 330.1 саны астында һәм анда "ят агент" дип танылган затның үз бурычларын үтәүдән мәкерле рәвештә качуы өчен җәзалар билгеләнә. Әмма Алсу Русиядә беркайчан да "ят агент" дип игълан ителмәде. Бу эшне Юстиция министрлыгы алып бара, аның исемлегендә Алсу Кормашева исеме юк. Тик ирекле журналистиканы инде еллар буе буып килгән хакимияткә бу киртә түгел. Маддәнең 3нче параграфында "ят агент" тамгасын хакимият тарафыннан бирүне көтмичә, үзең турында аны үзең үк хәбәр итәргә тиеш булуың әйтелә, һәм моны эшләмәгән очракта нинди җәзалар бирү карала. Алсу хәзер нәкъ шуны эшләмәүдә шикләнелә, чөнки ул, федераллар фикеренчә, чит дәүләт, йә халыкара оешмалар мәнфәгатендә Русиянең хәрби һәм хәрби-техник эшчәнлеге турында мәгълүмат туплаган, һәм шул мәгълүмат Русиянең иминлегенә каршы кулланыла алган.

Алсу Кормашеваны, аның үз журналист һөнәрен ни дәрәҗәдә намуслы, тарафлар алмый башкаруын белгән һәркем югарыдагы гаепләүләрнең нинди уйдырма булуын яхшы аңлый, тик бүгенге Русиядә бәйсез журнализмнан менә шулай җинаять, ә югары дәрәҗәдәге профессионал, яраткан һәм сөелгән әни, ярдәмчел дус, гомумән, яхшы кеше Алсу Кормашевадан - куркыныч җинаятьче ясау бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG