Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин татарча сөйләшәм" чарасын цирк янына күчермәкчеләр


"Мин татарча сөйләшәм" чарасы
"Мин татарча сөйләшәм" чарасы

Ике ел элек чараны Бауман урамыннан Камал театры каршындагы мәйданга күчергәннәр иде.

Быел 26 апрельдә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе цирк бинасы каршындагы мәйданда узар дип көтелә. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясен цирк янына күчерергә телибез. Бу мәсьәләдә фикер алышабыз. Хәзер чаралар оештыруда аерым таләпләр бар. Торак йортлар янында аны оештырырга ярамый. Цирк янында мөмкинлекләр бар", диде ул.

Яңа мәйдан тамашачыларны, кунакларны җыяр дип өметләнәм, дип өстәде министр.

Әюпова 26 апрельдән "Печән базары" цирк тамашасы күрсәтелә башлаячагын да әйтте. Ул Габдулла Тукайга багышланачак. Тамашада Казан циркы мәктәбе артистлары катнашачак.

  • "Мин татарча сөйләшәм" акциясе 2006 елдан бирле үткәрелә. Чараның төп идеясе — татар теле һәм мәдәниятенә мөмкин кадәр күбрәк кеше җәлеп итү, татар телен милли мәдәният учакларында гына кулланылмыйча, зур шәһәр киңлегенә алып чыгу.
  • 2022 елда "Мин татарча сөйләшәм" акциясен Казан хакимияте Бауман урамында оештырырга рөхсәт итмәде. Түрәләр Татарстан хөкүмәтенең коронавирус сәбәпле республикада киңкүләм чаралар уздыруны тыя торган карарына сылтанды. Шул елдан ул Камал театрында уздырыла башлады.
  • 2023 елда Камал театры бинасы янында узган чарага тимер коймалар аша тикшереп керттеләр, акциягә килүчеләргә шул кысаларда гына бәйрәм итәргә рөхсәт иттеләр. Койма периметры буенча тезелгән полиция хезмәткәрләреннән тыш, Камал театры янәшәсендә бер машина ОМОН хезмәткәрләре дә кизү торды.
  • Ел саен "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында татар телен хөрмәт итмәүчеләргә "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырыла, шулай ук рәхмәт хатлары бирелә. Узган ел "кара исемлеккә" "Иске шәһәр" префектурасы һәм IT-парк керде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG