Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама киләсе президент сайлауга чыкмакчы


АКШ президенты Барак Обама 2012 елгы президент сайлауда намзәт буларак катнашырга җыенуын игълан итте.

Бу турыда бүген Обаманы рәсми интернет сәхифәсендә белдерелде.

Сайлау кампаниясендә катнашу өчен зарур булган барлык документларны президент ярдәмчеләре бу атнада әзерләргә җыена.

Үз тарафдарларына юлланган электрон хатта Обама беренче президентлык чорында башланган реформаларны дәвам итү кирәклеген яза.

Кушма Штатларда чираттагы президент сайлау киләсе елның ноябрендә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG