Accessibility links

Кайнар хәбәр

Космонавтика көне беренче тапкыр халыкара дәрәҗәдә үткәрелә


АКШның NASA галәм идарәсе Русия галәм идарәсе Роскосмоска Гагарин рәсемен бүләк итте
АКШның NASA галәм идарәсе Русия галәм идарәсе Роскосмоска Гагарин рәсемен бүләк итте
Быел Космонавтика көнен халыкара бәйрәм итеп билгеләү турында БМО Генераль Ассамблеясының резолюциясе дөнья күрде.

Дөньяның күп шәһәрләрендә кешенең беренче тапкыр галәмгә очуына 50 ел тулу уңаеннан төрле чаралар үтә. Русиянең барлык мәктәпләрендә бүген Юрий Гагарин һәм галәмне өйрәнү тарихына багышланган дәресләр узды.

Мәскәүдә Гагарин һәйкәленә чәчәкләр салынды һәм урамда бәйрәм җыены узды. Кичен салют булачак.

Мәскәүдәге тантаналарда төрле илләрнең галәм идарәләре башлыклары һәм төрле илләрнең беренче космонавтлары катнаша.
XS
SM
MD
LG