Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкәмәсе Русия республикан партиясен ябуны канунсыз дип тапты


Республикан партиясе башлыгы Владимир Рыжков
Республикан партиясе башлыгы Владимир Рыжков
Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядә республикан партиясен ябуны канунсыз дип тапты һәм хакимиятләргә 7 мең евро җәза билгеләде. Карарда, Русия Европа конвенциясенең җыелу һәм берләшү иреге турындагы 11нче маддәсен бозды, диелгән.

Русиянең Республикан фиркасе 1990 елда төзелде. Партия оппозициядәге “Башка Русия” коалициясенә керде. 2006 елда Юстиция министрлыгы фиркане таратырга дигән карар чыгарды. Бу карар фирка әгъзаләре санының 50 меңнән ким булуы белән аңлатылды.

2007 елның май аенда Югары мәхкәмә карары белән фирка ябылды.

Ул чакта партия җитәкчесе булган Владимир Рыжков мәхкәмәгә сәяси басым ясалганын һәм Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәген белдергән иде.
XS
SM
MD
LG