Русия прокуратурасы хатын-кызларны Көнбатыш Европага мәҗбүри фәхишәлеккә җибәрү белән шөгылләнгән җинаятчел төркем әгъзасы булуда шикләнелгән 7 кешегә гаепләү белдерде.
Тоткарланучылар арасында Русия кораллы көчләр лейтенант-полковнигы Дмитрий Стрыканов та бар.
Хәбәрләргә караганда, бу төркем Европа Берлеге илләренә визалар ясатып яшь кызларны Көнбатыш Европага җибәрү белән шөгелләнгән.
Ул кызлар анда фәхишә булып эшләргә мәҗбүр ителгән.