Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республикан сенатор Буш сәясәтен тәнкыйтьли


Вашингтон – Танылган республикан сенатор Ричард Лугар Кушма Штатларның Гыйрактагы стартегиясенә кискен тәнкыйть белдерде. Президент Бушның якын тарафдары саналган Лугар Гыйрактагы хәрбиләр санын киметергә чакырды. Аның сүзләренчә, хәрбиләргә тотылган акча һәм дә аларга янаган куркыныч дәрәҗәсе нәтиҗәләргә тәнгәл түгел.

Лугарның бу белдерүе республиканнар өчен көтелмәгән булды. Чөнки бу мәсәләне алар сентәберьдә генә тикшерергә җыена иде.
XS
SM
MD
LG