Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан рәсмие тыныч халыкны үтерү турындагы белдерүне кире кага


Әфганстанның Фараһ виләяте башлыгы Мөҗәһетдин Балуч җомга көнне АКШ җитәкчелегендәге коалиция очкычларының һава һөҗүме нәтиҗәсендә бер йөздән артык тыныч кеше һәлак булды дигән белдерүне кире кага. Балуч үлгәннәрнең барысы да Талибан сугышчылары ди. Виләят шурасы вәкилләре һәм җирле аксакаллар ул бомбалаулар нәтиҗәсендә 108 цивиль һәлак булды дип белдергән иде. Балуч исә тикшерү Бала Блук районындагы ул бәрелештә бер генә цивильнең дә һәлак булмаганлыгын күрсәтте диде.
XS
SM
MD
LG