Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстан бәйсезлеген тантана итә


Һиндстан британ хәкимлегеннән азат булуының 60 еллыгын бәйрәм итә. Илнең премьер-министры Манхомон Сингх халыкларга ясаган махсус мөрәҗәгатендә, Һиндстанның икътисады тиз адымнар белән үсеп барса да, фәкыйрьлек һәм авырулар төп проблема булып кала бирә, диде. Премьер-министр "Мин бүген үткән юлга борылып карап, без һичшиксез алга барабыз дип әйтә алам –без дөрес юлда. Бездә уңышлар да, уңышсызлыклар да булды. Ләкин халыкның тормышын тагын да яхшырту карарында безнең шигебез юк" диде. Кичә бәйсезлек көнен Пакыстан билгеләгән иде. 1947 елда Һиндстанда Британия колониаль хәкимияте тәмамланды. Пакыстан ягы мөселман, Һиндстан ягы индуист диннәренә бүленеп калды.
XS
SM
MD
LG