Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковская эше буенча 10 кеше кулга алынган


Русиянең баш прокуроры Юрий Чайка, “Новая газета” хәбәрчесе Анна Политковскаяны үтерү эше буенча 10 кеше кулга алынган”, - дип, белдерде. Аның сүзләренә караганда ул җинаятьне, чыгышы белән Чечен республикасыннан булган, мәскәү җинаять төркеме башлыгы оештырган. Бу төркемдә Федераль иминлек хезмәтендә һәм Эчке эшләр министрлыгында элек эшләгән, шул ук вакытта хәзер дә эшләүчеләр кергән, дип белдергән баш прокурор, җурналистканы юк итү бары тик Русиядән тышта яшәүчеләрне генә кызыксындырырга мөмкин, дип өстәде. Бу үтерешкә карата үзләре тикшерү алып барган ”Новая газета” редакциясендә, хәзергә кадәр хокук саклаучыларның эшеннән риза, дип белдергәннәр. Политковская узган ел 7 октябрдә үз өе янында атып үтерелгән иде. Тикшерүләр, үтерүнең сәбәбе аның эше белән бәйләнгән булырга мөмкин, дип саный.
XS
SM
MD
LG