Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венада Косово статусы турында сөйләшүләр башланды


Косово премьер министры Агим Чеку элегрәк, әгәр дә бу сөйләшүләр нәтиҗә бирмәсә, Косово албаннары беряклы гына булса да Сербиядән бәйсез булуларын үзләре игълан итәчәк, дип белдергән иде.

Белград төбәкне бары тик автономия итеп кенә күрергә тырыша.

Шулай булуга карамастан Европа берлегенең махсус арадашчысы Вольфганг Ишингер, уңышка өметен өзми: Ул болай дип белдерде: “Әгәр дә оптимист булмасам, мин нинди дипломат булам инде. Шулай итеп, мин хакыйкатькә йөз тоткан оптимист буларак, һәм бу эштә тәррәкыят булыр дип ышанам”, - диде Вольфганг Ишингер.
XS
SM
MD
LG