Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһран университетында ил президентына каршы чара үтте


Тәһран университетында ирекле фикерле дистәләрчә талип Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗадка каршы чара оештырды. Көнбатыш мәгълүмат агентлыклары хәбәрләренә караганда, алар «Диктаторга – үлем» дип кычкырган һәм төрмәләрдән үзләренең фикердәшләрен иреккә чыгаруны таләп иткән. Шуннан соң талиплар шәһәрчегендә каршылык чарасында катнашучылар белән президент тарафдарлары арасында бәрелешләр булган.

Шул ук вакытта Әхмәдиниҗад үзе, яңа уку елы башлану уңаеннан, университетта чыгыш ясаган. Бу чарага хакимиятләргә тугры талиплар гына кертелгән.
XS
SM
MD
LG