Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның “Ак барс” хоккей командасына чит илләр уенчылары алына


Казанның “Ак барс” хоккей командасы вице-президенты Равил Шәвәлиев командага чит илләрнең яңа уенчылары чакырылачагын раслады.

Равил Шәвәлиев, яңа хоккейчыларны алу өчен, әле генә Швейцариядә сөйләшүләрдә булып кайткан. Аның сүзләренчә, АКШ җыелма командасы һәм “Филадельфия” капкачысы Роберт Эш, Финляндия җыелма командасы һәм “Лугано” уенчысы Юкка Хентунен һәм Швециянең “Берн” командасы һөҗүмчесе Кристиан Берглунд бер аяклары белән “Ак барс”та икән инде.

Яңа уенчылар арасында Чехиянең билгеле уенчысы Петр Чаянекны да күреп булачак. Шушы көннәрдә генә “Сент-Луис” өчен уйнаудан баш тарткан П. Чаянек белән хезмәт килешүе, рәсми булмаган мәгълүматларга күрә, “Ак барс”ка 1 миллион долларга төшәчәк.
XS
SM
MD
LG