Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым Югары Радасында кырым татарлары проблемалары тикшерелде


Бүген Кырым автономияле республикасы Югары Радасында кичә Акмәчетнең Балаклав урамында булган хәлләрне тикшергән киңәшмә булды. Кичә Акмәчеттә элегрәк кырым татарлары биләгән урынга төзүчеләр килеп, үз төзелешләре өчен җир әзерләргә ниятләгәндә низаг чыгып, кырым татарлары белән алар арасында дөмбәсләшүләр дә булган иде.

Кырымтатар Милли мәҗлесе рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов әйтүенчә, киңәшмәдә Кырымда һәм ,аерым алганда, Акмәчеттә җир мәсьәләсен хәл итү турында сөйләшү бик кискен барган. “Тарафлар җир мәсьәләсендә, буш сүзләр сөйләү урынына, Украина кануннарына нигезләнеп, күптән инде уңай карарлар кабул итү кирәклеге турында уртак фикергә килде”, - диде Рәмзи Ильясов.

Кырым автономияле республикасы Югары Радасы рәисе Анатолий Гриценко үз чиратында Акмәчетнең Балаклав урамындагы җир мәсьәләсен хәл итү турында сөйләшүләр үткәргәнлеген әйтте.

Киңәшмәдә Акмәчеттә Җәмигъ мәчетен төзү мәсьәләсе дә тикшерелгән һәм аның уңай хәл ителүенә ышаныч белдерелгән.
XS
SM
MD
LG