Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия референдумы: төрекләр "evet" дисә ни була?


Төркиядә референдумда тавыш бирүчеләрнең 50%тан артыгы "әйе" дип җавап бирсә, парламент вәкаләтләренең күбесе президентка күчәчәк. Президент министрларны билгеләү, канун дәрәҗәсенә ия фәрманнар чыгару, гадәттән тыш хәл игълан итү, шул ук вакытта үз фиркасенең әгъзасы булып аның мәнфәгатьләрен алга сөрү хокукларына ия булачак.

16 апрель Төркия ватандашлары "Сез илнең президент идарәсенә күчүен телисезме" дигән сорауга җавап бирергә тиеш. Күпчелек "әйе" дисә, белгечләр фикеренчә, бу Төркиягә 1923 елда нигез салынганнан бирле илнең сәясәтендә иң зур үзгәреш булачак.

Премьер-министр вазифасы бетерелеп аның урынына вице-президентлар билгеләнәчәк. Аларның вәкаләте бүгенге премьерныкыннан күпкә азрак булачак. Кыскача әйткәндә, президент Рәҗәп Тайип Эрдоган боларның барысын да үзе генә хәл итә алачак:

  • бюджет тәкъдим итү
  • сәяси фирка әгъзасы булу (бүгенге көндә президентның сәяси карашларын белдерү хокукы юк, ул нейтралитет сакларга тиеш)
  • канун көченә ия фәрманнар чыгару
  • парламентны тарату
  • гадәттән тыш хәл игълан итү
  • илнең югары хөкемдарларын билгеләү
  • парламент белән киңәшләшмичә министрларны билгеләү

Иң мөһиме - Эрдоган президентлык мөддәтен 2029 елга кадәр озайта алачак. 2014 елда президент булып сайланганын, аңарчы 11 ел премьер булганын исәпкә алганда, Эрдоган ил белән барлыгы 25 ел идарә итәчәк булып чыга.

Бу реформаны яклаучылар аны Төркиягә бүгенге көндә тотрыклылык кирәклеге, эчтән һәм тыштан янаган куркынычларга каршы көрәш өчен дип аңлата. Хакимиятне парламенттан президентка тапшыру нияте 2016 елның җәендә булган фетнәдән соң туды.

"Тотрыклылык булачак. Төркия вакытын әрәм итмәячәк, дәүләт даирәләре начар эшләүче вәкилләреннән арыначак", дигән аңлатма бирде хакимияттәре Ак партия вәкиле Мөхәммәт Эмин Акбашоглу Guardian басмасына.

Реформага каршы чыгучылар үзгәрешнең илне тотрыкландыру өчен түгел, Эрдоган хакимиятен ныгыту өчен генә эшләнүен әйтә.

Оппозициядәге Кемал Кылычдароглу яңа тәкъдимнәрнең хокукый нигезе юк, бу - авторитаризмга ишарә, парламентның көче бетәчәк, ди.

"Юстиция ирекле түгел икән, башкарма һәм канун чыгару органнары президент контролендә икән - димәк, без демократиядән колак кагабыз булып чыга", диде Кылычдароглу.

Референдум нәтиҗәсе Татарстан белән Төркия арасын боза алмый

Якшәмбе референдумының нәтиҗәсе нинди булыр? Төркия һәм андагы хәлләрне күзәтүчеләр көтелмәгән хәлгә әзер тора бу көннәрдә, чөнки "әйе" диючеләр дә, "юк" диючеләр дә якынча бер дәрәҗәдә булырга мөмкин. Татарстанда эшләүче Төркия эшмәкәрләре референдум нәтиҗәсе нинди булса да, икътисади хезмәттәшлеккә зыян булмас, дип өмет итә.

"Инде очкыч белән булган хәл вакытында да Татарстан белән Төркия үзара мөнәсәбәтләрне яхшы итеп саклап кала алганда, бу референдум гына араларны бозмас", дип сөйләде Азатлыкка үз исемен әйтергә теләмәгән Төркия эшмәкәре.

Бизнес өчен дә тотрыклылык мөһим. Бүгенге көндә Төркиядә долларның артуы, Русиядә арзанаюы аркасында бизнеста сүлпәнлек сизелә. Казанда эшләүче Төркия эшкуарлары да чит ил акчасының бәясе кимүе сәбәпле Русиягә инвестиция кертү азайды, ди. Русия хакимиятләре Төркиядән референдумда "әйе" дигән җавап көтүен яшерми.

Татарстанда эшләүче төрекләр республиканың Русиянең башка төбәкләреннән аерылуын яхшы аңлый. Татарстан белән Төркия арасындагы мәдәни, туризм һәм бизнес хезмәттәшлеге ике як өчен дә кирәк. Бизнеста Татарстан моңарчы Төркия белән үз сәясәтен алып барса да, мәдәният һәм туризм өлкәсендә очкыч белән булган хәлдән соң Мәскәү керткән чикләүләр әле дә бетерелмәде.

Төркия һава киңлеген бозган Русия хәрби очкычы 2015 елның ноябрендә бәреп төшерелгәннән соң ике ил бер көн эчендә якын дустан кан дошманга әйләнде. Мәскәү шунда ук Төркия белән бар араларны өзү юлын сайларга булды. Бу мәдәни бәйләнешләргә дә кагылды. ТӨРКСОЙ Төркия оешмасы түгел, ә бар төрки халыкларның берләшмәсе булуга карамастан, Русиядәге Тыва, Хакасия, алардан соң Башкортстан да ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлекне туктатулары турында узган ел декабрьдә үк белдерде. Аларга бу таләпне Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский үзе куйды. Төркиягә ялга юлламалар сату тыелды.

XS
SM
MD
LG