Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кировта мәхкәмә пенсионерны үтергән һәм көчләгән "вагнерчы"ны 22 ел колониягә хөкем иткән


Иллюстратив фото.
Иллюстратив фото.

"Idel.Реалии" мәгълүматынча, Иван Россомахин турында сүз бара. Былтыр март ахырында Киров өлкәсендә пенсионер хатын-кызны үтерүдә шикләнелеп Украинадагы сугыштан кайткан тоткын - Иван Россомахин тоткарлануы хәбәр ителгән иде. 

Бүген, 24 апрельдә Киров өлкә мәхкәмәсе пенсионерны үтергән һәм көчләгән ирне 22 ел колониягә хөкем иткән. Аны берьюлы берничә җинаять кылуда гаепле дип тапканнар: үтерү белән янауда (Җинаять кодексының 119 маддәсе, 1 өлеше), кешенең ярдәмгә мохтаҗлыгыннан файдаланып, сәламәтлегенә авыр зыян китереп һәм аеруча вәхшилек белән көч кулланып көчләүдә (Җинаять кодексының 131 маддәсе, 2 өлеше, "б" пункты), ярдәмгә мохтаҗлыгын белгән хәлдә көчләү белән беррәттән аеруча рәхимсез рәвештә үтерү (Җинаять кодексының 105 маддәсе 2 өлеше "в", "д", "к" пунктлары).

Бу хакта "Травмпункт" хокук яклау проекты яза. Мәхкәмә ирдән зыян күрүчеләрнең гаиләләренә компенсация буларак ике миллион сум түләттерү карары да чыгарган.

"Idel.Реалии" мәгълүматынча, сүз Иван Россомахин турында бара.

Былтыр март ахырында Татарстанның күршесе - Киров өлкәсендә пенсионер хатын-кызны үтерүдә шикләнелеп Украинадагы сугыштан кайткан тоткын - Иван Россомахин тоткарлануы хәбәр ителгән иде.

2023 елның мартында ул сугыштан туган ягына Киров өлкәсенең Новый Бурец авылына кайта һәм анда яшәүчеләрне куркытып тора башлый. Аның урамда балта һәм пычак күтәреп йөрүе, машиналарны җимерүе әйтелә, авылдашлары егетнең үтерү белән янавын сөйли.

Элегрәк ир авылдашын үтергән өчен 14 елга хөкем ителгән була, тик "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән контракт төзеп, 2022 елның сентябрендә колониядән чыга.

Тикшерү фаразынча, ир исерек килеш бер карчык янына керә, карт булганга күрә ул ярдәмгә мохтаҗ хәлдә булган, каршы тора алмаган. Ир аңа күп тапкырлар чәнчегән, бер үк вакытта аны көчләгән диелә.

  • Күптән түгел Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең дә җәсәңе табылган иде, аны үтерүдә шулай ук элегрәк хөкем ителгән "вагнерчы"ны шикләнәләр.
  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
  • 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
  • Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.
  • Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG