Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лесной халкы: "Балаларыбызны чит мәктәпкә җибәрмибез! Пикет оештырабыз!"


Теләче районы Лесной мәктәбе укучылары чыгарылыш кичәсендә
Теләче районы Лесной мәктәбе укучылары чыгарылыш кичәсендә

Теләче районы Лесной авылы халкы балаларын чит мәктәпкә йөртеп укытмас өчен 1 сентябрь көнне пикет оештырырга җыена.

Теләче районының Лесной авылы халкы 1 сентябрь көнне эш ташлап пикет оештырырга җыена. Леснойлар, юл бик куркыныч булганга, бишенче сыйныфтан алып тугызынчы сыйныфка кадәр булган укучыларны ун чакрым ераклыктагы Олы Мәтәскә авылына урта мәктәпкә йөртеп укытуга каршы.

"Безнең мондагы юлларны күрсәгез, алар шулкадәр начар. 90 градуслы кисәк борылышлар бар. 50 метр кала да каршыңа килгән машина күренми. Тар юллар ул. Авылыбыздагы агач эшкәртү ширкәтенә зур машиналар агачлар ташый. Юл һәлакәте булса, балаларны йөрткән автобус өстенә бүрәнә төшсә? Дүрт чакрымлап юлны урман аша кайтасы, автобус ватылса?" ди Леснойда яшәүче Гөлнара Сәгъдиева.

Бу авыл татарча да, урысча да Лесной дип атала. Саба урман хуҗалыгына караган урман эчендә утырганга бер аяклары белән алар Сабада, Теләче районы биләмәләренә кергәнгә икенче аяклары Теләчедә. Берара Сабадан Леснойга автобус йөртмәкче булганнар, әмма юллар иминлек таләпләренә туры килми дип аны туктатканнар.

"Өлкәннәргә ярамаганны хәзер балаларыбызга бу юл ярый булып чыга мени?" дигән сорау куя Лесной халкы.

Теләче хакимиятенең балалар саны аз, шуңа акча исраф була дигән сүзләре дә дөреслеккә туры килми ди авыл халкы. Башлангыч сыйныфлар Леснойда калгач барыбер шул ук мәктәпне җылытырга, җыештырырга туры киләчәк. Агач эшкәртү ширкәте мәктәп балаларын тукландыруны да үз өстенә алган.

Лесной мәктәбендә дәрес вакыты
Лесной мәктәбендә дәрес вакыты

11 июнь көнне Лесной укытучыларының кулларына тугыз еллык мәктәпнең ябылачагы турында искәртү кәгазе тоттырганнар. Шуннан соң авыл халкы район түрәләре белән очрашып җыелыш үткәрү таләбе белән чыккан. Район җитәкчелеге, мәгариф түрәләре авыл халкын үгетләп, йөртеп укыту кирәкленге турында аңлатырга тырышса да, җыелышка килгән 54 кеше дә бу яңалыкка каршы булуын белдергән. Халыкның йөртеп укытырга теләмәве җыелыш беркетмәсенә дә язылган.

Авылдагы нинди генә мәктәп булмасын, ул үзгәрешләргә дучар булганчы башта әта-әниләр белән килештерелергә тиеш. Бу хакта Русиянең мәгариф канунында язылган.

"Без хәзер кемнең дөрес, кемнең ялган сөйләгәнен дә төшенмибез. Халык җыеныннан соң район башлыгы мәктәбегез кала дип белдергән иде. Аннан соң алар Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов янында булып кайттылар да, безгә мәктәп ябылачак дип хәбәр иттеләр. Район җитәкчелеге мәктәпне финанслау өчен министрлык акча бирми дип белдерә, министрлык һәр мәктәп район карамагында, ул җирле бюджеттан финанслана дип әйтә", диде Лесной авылында яшәүче икенче бер ханым. Ул исемен күрсәтмәүне үтенде.

Лесной мәктәбендә 9 укытучы инде бүгеннән үк эшсез. Алар, мәктәп язмышы уку елы менә-менә башлана дип торганда да хәл ителмәгәнгә һәм кулларына алган искәртү кәгазенең вакыты чыкканга, районның хезмәт биржасына басарга мәҗбүр булган.

"Болай да тормыш авырлашкан вакытта эшсез калып ничек гаиләбезне туйдырырбыз икән", дип борчуга калуларын белдерде әлеге мәктәптә укыткан бер укытучы. Ул да шулай ук үзенең кем икәнен күрсәтмәүне үтенде. Аның сүзләренчә, эшсез калганнарга район мәгариф идарәсе яңа эш урыннары тәкъдим итмәгән.

"Идарә җитәкчесе безнең мәктәпне әле дә күрсәткечләре яхшы иде дип мактап телгә ала. Төрле олимпадаларда, ярышларда җиңү яулап килдек без. Укучыларыбыз спорт сөя, төрле түгәрәкләргә йөри иде", ди әлеге укытучы.

Лесной мәктәбе узган елга кадәр урта мәктәп була. 2015нең сентябренә, бала саны аз булганга, тугыз еллыкка калдыралар. Югары сыныфтагыларны Олы Мәтәскә мәктәбенә йөртеп укыта башлыйлар, Леснойның тугыз еллык мәктәбен аның филиалы итәләр. Башлангычта быел 8 бала белем алырга тиеш. 5-10нчы сыйныфларда 10 укучы бар.

Авыл халкы мәктәп бетсә, авыл да бетәчәк дип фаразлый. Авылны бетермәс, мәктәпне саклау өчен ахырга кадәр көрәшәчәкләрен әйтәләр.

Азатлык Лесной язмышы турында Теләче районы мәгариф идрәсе башлыгы Наталья Карпова белән әлегә сөйләшә алмады. Ике көн дәвамында шалтыратуларга карамастан кабул итү бүлмәсеннән Карпованы гел эш белән йөри дип белдерә килделәр.

Теләче түрәләре уку елы тәмамлануга ук Лесной белән беррәттән Алан, Олы Мишә һәм Югары Кибәхуҗадагы урта мәктәпләрне тугыз еллыкка калдырырга теләгән иде. Алан халкы имзалар җыеп Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткәч, бу хәлләр мәгариф министрына барып җиткәч кенә әлеге урта мәктәпләргә быел тимәскә булдылар.

XS
SM
MD
LG