Accessibility links

Кайнар хәбәр

Песошин: Казан Чүп яндыру заводын 2025 елга кадәр төзеп бетерергә ышандыралар


Шул ук вакытта бүген төзелеш тукталган.

Татарстанның Яшел Үзән районында салына башлаган Чүп яндыру заводында төзелеш туктаган, ләкин инвестор аны 2025 елга кадәр төзеп бетерергә җыена. Бу хакта бүген республика премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт шурасы утырышында белдерде.

Аның сүзләренчә, корылма 24-25 процентка төзелгән. Төзелеш әлегә тукталган хәлдә.

"Күптән түгел Кытай партнерлары җиһаз урнаштыру тәкъдиме белән килде. Шулай да инвестор оптимистик рухта. Төзелешне 2025 ел ахырына бетерәбез дип әйтә", диде ул.

Моңа кадәр Татарстан экология министры Александр Шадриков Чүп яндыру заводы төзелеше туктатылган дип белдергән иде.

• Казанда чүп яндыру заводы 2020 елда төзелә башлады. Проект нигезендә, корылма Hitachi Zosen Inova — Швейцария һәм Япония консорциумы җиһазы нигезендә эшләргә тиеш иде. Башта аны 2022 ел ахырына кадәр урнаштырырга теләделәр. Коронавирус пандемиясе җиһаз алу вакытын кичектерде.

• 2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң санкцияләр сәбәпле Hitachi җиһазы Татарстанга китерелмәячәге билгеле булды.

• 2023 елның августында Татарстанның Көнбатыш зонасында чүп чыгаручы төбәк операторы – "Торак-коммуналь хуҗалык оешмасы" ("ПЖКХ") ширкәте – 2025 елда Казан янында чүп яндыру заводы ачылачагына шик белдергән иде.

• Ширкәтнең баш мөдире Евгений Чекашев әйтүенчә, хәзерге вакытта завод төзелеше туктатылган, җиһазлар белән бәйле мәсьәләләр бар. Чүп яндыру заводын кулланышка кертү 2025 елга күчерелгән. "Ул вакытка кадәр завод булырмы? Бүген мондый ныклы ышаныч юк, шуңа шәһәргә якын вакытта шәһәрдән 30-35 километр ераклыкта яңа полигон ясау өчен урын табарга кирәк", диде ул.

• Киләчәктә чүп яндыру заводын Кытай технологиясе белән эшләтергә җыеналар. "Ростех" дәүләт корпорациясенә караучы "РТ-Инвест" ширкәте Кытай белән сөйләшүләр алып бара. Тик Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарәпов чүп яндыру заводы Кытай җиһазы белән эшләсә, экологиягә күбрәк зыян киләчәк дип Азатлыкка сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG